Татарстанда Русиянең Украинага каршы сугышында катнашкан хәрбиләргә медицина психологларын арттыралар. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры Татьяна Гурьянова "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
Аның сүзләренчә, бүгенгә республика шәһәрләре һәм район хастаханәләрендә барлыгы 70 медицина психологик консультация кабинеты эшли. Алар 1 июльдә хәрбиләр өчен ачылган иде. Хәзер сугышчылар белән эшләргә өстәмә психологларны әзерли башлаганнар.
"Бүген 39 белгеч медицина психологиясеннән өстәмә профессиональ әзерлек курсы ала. Әлеге кабинетларның штаты 1 гыйнвардан көчәячәк", диде ул.
Моннан тыш, Казан федераль университеты медицина психологиясе факультетын тәмамлаучыларны җәлеп итәргә уйлыйлар. Беренче чыгарылыш февраль аенда булачак. Бу якынча 40 кеше. Хәзерге вакытта алар беренчел профессиональ аккредитация уза. Без аларның барысын да медицина оешмаларына алырга тырышачакбыз, диде Гурьянова.
Табиб әйтүенчә, медицина психологларына нигездә сугыштан кайткан яисә сугыштан ял итәргә кайткан хәрбирләр мөрәҗәгать итә.
"Әгәр дә кеше махсус хәрби операциядән кайтып начар йоклавы турында зарланса, үткән вакыйгалар турында куркыныч төшләр күрүен әйтсә, кәефе төшенке һәм беркем белән дә сөйләшергә теләмәсә, эчкечелеккә бирешсә, бу очракта медицина психологына мөрәҗәгать итәргә кирәк", диде ул.
Моңа кадәр "Ватан сакчылары" ("Защитники Отечества") фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина Татарстанда сугыштан кайткан ирләрдә стресс сәбәпле психика бозылу күзәтелә дип белдергән иде.
"Сугышчы ял вакытында өенә кайткач, хатыны безгә килеп, иремне танымыйм дип әйтә", дип белдерде ул.
- "Ачык социология лабораториясе" тикшеренүләреннән күренгәнчә, 2022 елның сентябреннән Русиядә депрессиягә зарланучылар саны арткан, кешеләр, аеруча хәрбиләрнең хатыннары шомлану, төшенкелек, курку хисе белән яши. Моннан тыш, җинаятьләр белән бәйле белешмәләрдә фронттан кайткан русияләрнең исемнәре дә ешрак телгә алына башлады.
- Социолог Искәндән Ясәвиев сүзләренчә, сугыш вакытында гаиләдә көч куллану да, башка җинаятьләр дә артырга мөмкин. Һәм бу сугыштан кайтучыларга гына бәйле түгел.
- Психолог Солтания Гатауллина Азатлыкка сугыштан кайтучылар көчле стресс кичереп кайта дип сөйләгән иде. Сугышчылар үзләрен тынычландырыр өчен эчкечелеккә бирелергә мөмкин диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!