Татарстанда 2024 елда саклану һәм иминлек чыгымнары хакына бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын арттырырга җыеналар

Иллюстратив фото

Моңа кадәр республика бюджеты дефицитсыз кабул ителгән иде.

2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Шул сәбәпле бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итәргә җыеналар. Бу үзгәрешләрне бүген Дәүләт шурасының бюджет һәм салым комитеты депутатлары хуплады. Әлеге мәсьәлә парламент утырышында каралачак.

Дәүләт шурасының бюджет комитеты рәисе Леонид Якунин моны "вазгыять шуны таләп итә" дип шәрехләде.

Канун өлгесенең аңлатмасында язылганча, 2024 елда геосәяси һәм икътисади вазгыятьнең иъктисад үсешенә тискәре йогынтысын булдырмас өчен аерым чараларга чыгымнар арттыру күздә тотыла. Шулай ук саклану һәм иминлек, социаль ярдәм чараларына өстәмә акча бүлеп бирергә мөмкиннәр. Шунлыктан Татарстанның бюджет дефициты һәм дәүләт бурычы билгеләнгән чиктән артып китүе ихтимал.

Депутатлар 2025 елга кадәр кадәр Бюджет кодексының аерым өлешен туктатып торырга җыена. Сүз чит ил һәм Русия валютасына дәүләт гарантияләре програмы һәм эчке дәүләт хисаплашулары програмы турында бара.

Моннан тыш, Татарстан хөкүмәте бюджет турындагы канунга төзәтмәләр кертмичә чыгымнарны арттыра алачак, диелә.

  • Моңа кадәр депутатлар 2024 елгы Татарстан бюджетын дефицитсыз кабул иткән иде. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак. Шул ук вакытта киләсе елда Татарстанның бюджет керемнәре 15 процентка кимер дип көтелә.
  • 2024 елда федераль бюджетта хәрби һәм социаль өлкәләргә каралган чыгымнар күпкә арта. Бюджетның һәр маддәсенә сугыш чыгымнары "төрелгән". 2024 елда Татарстанның бюджетында дәүләт һәм хакимият эшләренә чыгымнар арта. Шул ук вакытта мәдәният, торак-коммуналь хуҗалыгына акчалар кимүе күренә.
  • Беренче укылышта кабул ителгән республика бюджеты өлгесендә "Дәүләт саклануы" ("Национальная оборона") бүлегенә чыгымнар өч тапкырга кимер дип көтелә. Бу акчага нигездә мобилизациягә әзерлек чаралары үткәрелә. Быел әлеге максаттан 167,8 млн сум тотылса, киләсе елда — 43,6 млн сум. Дөрес, бу чыгымнар әлегә тулысынча язылмаган. Мәскәүдән күчерелгән трансфертлар хисабына аның күләме ике-өч тапкырга артырга мөмкин. Мәсәлән, быел федераль үзәк "саклану" өчен Татарстанга 130 млн сум акча күчергән булган. Иминлек һәм хокук саклау эше" өчен чыгымнар быелгы күләмдә калачак. Бу — 1,69 млрд сум.
  • Татарстанның дәүләт бурычы ел ахырына 129 млрд сумга җитәчәк. Ел башында ул 103,5 млрд сум тәшкил итте. Аның төп өлешен федераль бюджет кредитлары тәшкил итә. Быел Татарстан өстәмә кредитлар алды.
  • Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе мәгълүматларына караганда, 2022 елда республика үзендә җыелган керемнең 65 процентын федераль үзәккә күчергән. Татарстан 1,25 трлн сум күләмендә туплаган салымнарның 813 млрд сумын Русия бюджетына, 443 млрд – Татарстанның берләштерелгән бюджетында җибәргән. Мәскәүгә юлланган акчалар быел 5 процентка арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!