АКШ президенты Джо Байден Конгрессның хөкүмәтне вакытлыча финанслау турындагы канунын имзалады.
Бу шатдаунны - хөкүмәтнең эшен туктатып торуын булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк, әлеге хәл бүген, 17 ноябрьдә булырга мөмкин иде. Израил һәм Украинага ярдәм чыгымнары документка кермәгән.
Аңарчы канун өлгесен АКШ Конгрессы Сенатының вәкилләр пулаты хуплады. Ул хөкүмәт програмнарын һәм хәрби төзелеш, ветераннар эшләре, транспорт, энергетика һәм торак төзелеше өчен җавап бирүче оешмаларны 2024 елның 19 гыйнварына кадәр финанслауны дәвам итүне күз уңында тота. Калган чыгымнар 2 февральгә кадәр финансланачак.
АКШ Конгрессы әлегә Украинага хәрби ярдәмне дә үз эченә ала торган еллык бюджетны хупламады. Сентябрьдә документ турында фикер алышканда республикачылар чыгымнарны нык киметергә тәкъдим итте, ә демократлар әгәр кыскартулар артык нык булса, документ өлгесен томалау белән янады.
Украина, Израил, Тайванга һәм АКШның көньяк чигенә ярдәмне финанслау мәсьәләләре аерым карала. Ак йорт бу максатларга 106 миллиард доллар бүлеп бирергә тәкъдим итте. Джо Байден хакимияте бөтен өлкәләрне финанслау да бер җыелмада каралуын теләде, әмма республикаччылар моңа каршы чыкты.
Республикачылар контролендәге Вәкилләр пулаты Израилгә 14 миллиард доллар ярдәм бирүне күз уңында тоткан аерым канун өлгесен кабул итте, анда Украинага ярдәм каралмаган. Демократлар контролендәге Сенат бу тәкъдимне томалады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!