Якшәмбе, 19 ноябрь иртәсендә, Финляндия чик буе сакчылары Русия белән чиктәге "Вартиус" чик буе пунктын хәрәкәт өчен вакытлыча япкан. Чөнки өченче илләрдән мигрантлар Русия белән Финляндия чик буе пункты арасындагы нейтраль сызыкка чыккан.
Сыену урыны сораучылар агылуы аркасында 18 ноябрьгә каршы төндә Финляндиянең көньяк-көнчыгышында дүрт чик буе пункты ябылганнан соң, Сомали һәм Сүрия кебек илләрнең дистәләгән ватандашы Петербурга иң якын пункт - "Вартиус"ка юнәлгән.
Чик буе пункты җитәкчесе Йоуко Киннунен әйтүенчә, "Русия ягыннан кешеләрне шлагбаум артына этеп чыгарганнар һәм алар артыннан чик буе киртәләрен ябып куйганнар. Киннунен фикеренчә, Русиянең чик буе сакчылары мигрантларны Финляндия ягындагы чик буе пунктына килеп, сыену урыны сорарга турыдан-туры этәргән.
Өченче илләрнең ватандашлары арасында Русия чик буе сакчыларын илдән мәҗбүри "төртеп чыгаруда" гаепләүчеләр бар, алар бөтенләй Финляндиядән сыену урыны сорарга җыенмаган, ди ул. Русия ягы моңа фикер белдермәде.
Берничә сәгатьтән чик буе пунктын ачтылар. Якшәмбе көнне көн эчендә анда ничә кешенең сыену урыны соравын әлегә хәбәр итмәделәр. Алдагы көнне андыйлар саны 70 кеше булган. Көньяктагы чик буе пунктларын ябар алдыннан, 17 ноябрьдә Русия-Финляндия чик буенда сыену урынын 200дән артык кеше сораган.
Финляндия медиалары җиткерүенчә, "Вартиус" пункты янына ярдәм өчен фин хәрбиләре килгән.
Финляндиянең чик буендагы Лаппенранта шәһәрендә бүген Русия белән чиктәге пунктларны ябуга каршы митинг узды. Анда катнашучылар әйтүенчә, хакимиятләрнең бу карары аларны чикнең теге ягында яшәүче туганнары белән күрешү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Алдагы көнне шундый ук митинг Һелсинки шәһәрендә дә үтте.
- Миграция кризисы сәбәпле 18 ноябрьдә Финляндия Русия белән чиктәге сигез чик буе пунктының дүртесен япты. Алар кешеләр өчен дә транспорт өчен дә ябык. Чикләүләр 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
- Ике чик буе пункты: Финляндия белән Мурмански өлкәсе чигендәге Салла (Русиядәге атамасы Келлоселькя) һәм Карелия белән чиктәге Вартиус сыену урыны сораган мөрәҗәгатьләрне карау өчен ачык калачак.
- Шулай ук Райя-Йоосеппи (Русиядәге атамасы Лотта) һәм Куусамо (Суоперя) да эшләвен дәвам итә.
- Ябылган пунктлар Петербурга чагыштырмача якын, ә ачыклары еракта - төньякта, аулак урында.
- Соңгы берничә айда Русиядән Финляндиягә тиешле документлары булмаган килеш берничә мең чит ил ватандашы керергә омтылды. Элек Мәскәү бу мигрантларга үз ягыннан чикне үтәргә рөхсәт бирмәде.
- Финляндиядә Русия хакимиятләре моны махсус эшли дип саныйлар. Бу хәлләрне аерым алганда Һелсинки белән Вашингтон арасында саклану өлкәсендә килешү төзелүе аркасында дип бәялиләр. Русия моны кире кага.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!