Росавиация Русиянең "Аэрофлот" һәм "Аврора" һава ширкәтләренә Төньяк Корея башкаласы Пхеньянга очышлар башларга тәкъдим иткән. Бу хакта үз белешмәләренә таянып "Коммерсантъ" җиткерә.
Әлегә Пхеньянга бары тик Владивостоктан гына очып китеп була, аннан Төньяк Кореянең Air Koryo дәүләт һава ширкәте очышлар башкара.
Басма мәгълүматынча, әлегә туроператорлар Төньяк Кореягә турлар башлау турында мөрәҗәгатьләр алмаган һәм ихтыяҗ артыр дип тә уйламый. Белгечләр фикеренчә, Пхеньянга нигездә эш сәфәрләренә очачаклар.
"Коммерсантъ" язуынча, Росавиация вәкилләре Русиядән яңа очышлар башлауны килештерү өчен Төньяк Кореягә барып кайткан инде. "Аэрофлот", Росавиация һәм транспорт министрлыгы фикер белдерүдән баш тарткан.
- Быел сентябрьдә Төньяк Корея лидеры Русиягә алты көнлек сәфәре белән килгән иде. Сәфәре вакытында Ким Чен Ынга аерым алганда "Кинжал" ракет комплексын, Ту-160, Ту-95МС һәм Ту-22М3 очкычларын күрсәттеләр. Тын океан флотының "Маршал Шапошников" фрегатында Төньяк Корея лидеры "Калибр" канатлы ракет комплексларын карады. Бу ракетлар, "Кинжал"лар кебек үк Украинага һөҗүм өчен кулланыла.
- Ким Чен Ын Төньяк Корея Мәскәү белән багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде.
- Украинадагы сугышта Мәскәүне ачыктан-ачык хуплаган ике ил бар, шуларның берсе - Төньяк Корея, икенчесе – Сүрия. 2022 елда Русия сугыш башлаганчы Төньяк Корея иң күп халыкара чикләүләр кертелгән илләр арасында өченче урында тора иде. Хәзер – дүртенче урында. Аны һәм Сүрия белән Иранны Русия уздырды.
- Көнбатыш күзләүләре берничә тапкыр җиткерүенчә, Русия Украинага каршы сугышында корея сугыш кораллары һәм снарядлары запасларын кулланырга исәп тота. Вашингтон кораллар бирелгән очракта АКШ Пхеньянга да, Мәскәүгә дә өстәмә санкцияләр кертәчәген кисәтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!