Сыену урыны сораучы мигрантлар агылуы аркасында, Финляндия хакимиятләре якында Русия белән чиктәге чик буе пунктларын тулысынча ябарга мөмкин. Бу хакта Финляндиянең Iltalehti газеты яза, әлеге карарны бүген, 20 ноябрьдә үк кабул итүләре бар дип ышандыра. Ул чакта чик буе пунктлары 22 ноябрьгә каршы төндә ябылачак.
Миграция кризисы сәбәпле 18 ноябрьдә Финляндия Русия белән чиктәге сигез чик буе пунктының дүртесен япты. Алар кешеләр өчен дә транспорт өчен дә ябык. Чикләүләр 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Сомали һәм Сүрия кебек илләрнең дистәләгән ватандашы Петербурга иң якын пункт - "Вартиус"ка юнәлде. Финляндия хакимиятләре фикеренчә, Русиянең сыену сораучыларны Финляндиянең чик буена ташуга катнашы бар. Әлегә чикне тулысынча ябу турында рәсми мәгълүмат булмады.
- Соңгы берничә айда Русиядән Финляндиягә тиешле документлары булмаган килеш берничә мең чит ил ватандашы керергә омтылды. Элек Мәскәү бу мигрантларга үз ягыннан чикне үтәргә рөхсәт бирмәде.
- Финляндиядә Русия хакимиятләре моны махсус эшли дип саныйлар. Бу хәлләрне аерым алганда Һелсинки белән Вашингтон арасында саклану өлкәсендә килешү төзелүе аркасында дип бәялиләр. Русия моны кире кага.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!