ЦИАН күчемсез милек агентлыгы белгечләре 2023 елның ноябрендә Русиянең миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләрендә беренче бала өчен бирелә торган ана капиталына (589,5 мең сум) икенчел фатирларның ни кадәр мәйданын сатып алып булуын исәпләгән. Бу хакта РБК җиткерә.
Иң зур мәйданны Чиләбедә сатып алып булачак, монда ана капиталы 6,3 дүрткел метрга җитә. Икенче урында Воронеж (6,2 дүрткел метр), өченчедә Волгоград (6,1)
Ана капиталыннан иң аз файданы Мәскәүдә яшәүчеләр күрәчәк, монда аңа торакның 1,9 дүрткел метры гына тия. Икенче урында Петербур (2,8) , ә өченчедә Татарстан башкаласы Казан - 3,6 дүрткел метр торак сатып алып була.
Беренче бала тугач бирелә торган ана капиталына Уфада икенчел торакның 5,1 дүрткел метрын алырга мөмкин. Уфа бу исемлектә җиденче урында тора.
Хәзерге вакытта Казанда икенчел торакның бер дүрткел метры уртача 165,6 мең сум, былтыр исә ноябрь аенда 143,5 мең сум торган.
Уфада бәяләр Казан белән чагыштырганда арзанрак: быел ноябрьдә икенчел торакның бер дүрткел метры 116,2 мең сум булса, былтыр уртача 104,4 мең сум торган.
- Казан риэлторы Гөлгенә Шакирова (исеме үзгәртелде) Азатлыкка әйтүенчә, өйле булырга теләүчеләр нигездә икенчел базардан торак эзли. Кешеләр яңа төзелә башлаган йортларның тапшырылуына шикләнеп карый ди ул.
- "Хәзер күбрәк икенчел фатирлар һәм шәхси йортлар алалар. Һәркемне әзер торак кызыксындыра. Кешеләргә торакның төзелеп бетәчәгенә ышаныч кирәк. Бүген фатирны өлешләп түләү юлы белән сатып алуның файдасы юк. Кешеләр әле төзелә башлаган йортны сатып алырга курка. Бер елдан төзелеп бетәме ул, юкмы — беркем белми. Бүген бер сәгатьтән нәрсә булачагын әйтеп булмый. Хәзер тотркысызлык, ышанычсызлык чоры", дип белдерде ул.
- Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина Русиядә яшәүче гаиләләрнең кимендә 40 проценты ипотека ала алмый, хәтта ташламалысын да, дип белдерде. Кайбер очракларда ипотека балалар тууны тоткарлап торучы фактор да булырга мөмкин, дигән иде ул.
- Шул ук вакытта фатир сатып алу мөмкинлеге ягыннан Русиядә Татарстан – 67, Башкортстан – 55нче урында. Икенчел торак базарыннан ике бүлмәле фатир сатып алу өчен татарстаннарга 10 ел, башкортстаннарга якынча сигез ел ярым буе акча җыярга кирәк булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!