31 декабрьдә "Казан" гаилә үзәге янында Яңа ел концерты узачак, аны оештыру өчен 2,895 млн сум акча бүлеп бирелгән. Дәүләт өчен сатып алулар порталында шул хакта документлар чыкты.
Аерым алганда, концертта халыкара бәйгеләрдә, Русиядәге ярышларда катнашкан һәм җиңгән артистлар татар һәм урыс телләрендә җырлаячак. Халык вокал ансамбльләренең, чит ил һәм Русия эстрадасы коллективларының да чыгышы көтелә.
Бүлеп бирелгән акчалар сәхнәне бизәүгә, экран куюга, тавыш җиһазлары көйләүгә һәм башка техник кирәк-яракларга тотылачак.
Бер атна элек "Казан" гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысы куя башлаулары хәбәр ителгән иде.
35 метрлы чыршының бизәлеше шулай ук сакланып калачак, аны җыюга һәм хезмәт күрсәтүгә 15 млн сум бүлеп бирелә. Аны 2024 елның 15 гыйнварында сүтә башлаячаклар.
- Хәзерге вакытта Казан кунакханәләре Яңа ел яллары өчен 65-75 процентка тулган. Иң тулы көннәр - 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр һәм 3 гыйнвардан 5 гыйнварга кадәр.
- Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 160 мең турист килгән. Быел шәһәргә күбрәк санда кунаклар килер дип көтәләр.
- Былтыр "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, Русиянең күп кенә төбәкләре Яңа ел чараларыннан баш тартты. Әмма Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чаралары уздырмауга каршы чыккан иде. "Яңа ел – беренче чиратта балаларыбыз өчен бәйрәм, нишләп без аларны сөенечтән мәхрүм итәргә тиеш ди? "Махсус хәрби операция"не хуплыйбыз, зур көч куябыз, әмма тормыш дәвам итә", диде Миңнеханов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!