Бу атнада Татарстанда Казан руханилар семинариясенең 300 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Бу уңайдан узган Татарстан православ җәмәгатьчелеге форумында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дөнья урыс халык җыены башлыгы урынбасары, православ миллиардеры Константин Малофеев катнашты. Чарага Татарстан, Русия һәм башка илләрдән 700 православ рухание һәм активистлар җыелды.
Очрашуда Казан руханилар семинариясен алга таба академия дип үзгәртү планы хакында сөйләделәр. Татарстан митрополиты Кирилл да шундый теләк булуын әйтте. Шулай итеп, Казанда православ белем бирүне көчәйтү турында сөйләнә башлады. Моннан тыш, форумда Казандагы шәхси клиникаларда абортлар ясауны бетерү тәкъдиме яңгырады, Украинадагы сугышны хуплау турында сүз булды.
Бу уңайдан, Азатлык Казан руханилар семинариясенең тарихына күз салды. Әлеге уку йортының үткәне (һәм бүгенгесе дә) татар тарихына турыдан-туры бәйле. Чукындыруның яңа ысулы буларак патша хакимияте кадрлар әзерләүдә күргән.
Семинария 1723 елда архиерей мәктәбе буларак оеша. Казан ханлыгы яулап алынуга ике гасыр да узмаган чорда уку йорты православ руханилары әзерләргә керешә. Семинария урыслар өчен генә түгел, чукындырылган татарлар өчен дин әһелләре әзерләүне максат итеп куя. 1797 елда семинария академиягә үзгәртелә. Биредә татар телен дә укыта башлыйлар. Семинария башлангычы белән миссионерларны әзерләүдә төрле мәктәпләр оеша. XIX гасыр уртасында миссионер Николай Ильминский кирилл хәрефләренә нигезләнгән татар әлифбасы булдыра һәм яңа керәшен татар мәктәпләре ача.
Семинария миссионерларны әзерләүдә ничек эшләгән? Ильминский үз максатына ирешкәнме? Ни өчен бу чукындыру кампаниясе татарларда ислам хәрәкәте көчәюгә китергән? Азатлык татарларны чукындыру тарихын өйрәнгән тарихчы (исемен әйтмәүне сорады) белән сөйләште һәм семинариягә бәйле 5 фактны барлады.
Миссионерлар әзерләү
Казан семинариясе оешканда ук анда чукынган башка милләт вәкилләрен укыту турында уйлана башлыйлар. Ул вакыттагы Казан һәм Зөя митрополиты Тихон чукынган гаиләләрнең балаларын кабул итә башлый. Бу соңрак үз халкы арасында динне җәелдерү өчен мөһим дип саный ул. Тарихчы фикеренчә, бу юнәлештә максатчан эш алып барылган. Моның өчен керәшен мәктәпләрен дә булдыралар.
Бу махсус чукынган татарларны һәм башка халыкларны җыю өчен эшләнгән.
"Семинария оештыруның төп максаты — руханилар һәм миссионерлар әзерләү була. Әйтергә кирәк, XVIII гасыр уртасында керәшен мәктәбе (новокрещенские школы) оештыралар. Ул дүрт урында — Казанда, Алабугада, Зөядә һәм Йошкор-Олада эшләгән. Аннан аларны Казанга җыеп, Иске татар бистәсенә урнаштырганнар. Бу махсус чукынган татарларны һәм башка халыкларны җыю өчен эшләнгән. Заманында хәтта бер кытай кешесенең дә укуы билгеле. Аларның төп өлешен татар, чуаш, мари, удмурт, мордвалар алып торган. Керәшен мәктәбен яхшы билгегә тәмамлаучыларны Казан семинариясенә алганнар. Алар күп булмаган. Якынча, 5-6 кеше. Мәктәпне тәмамлаучыларны әкренләп авылларга урнаштыра башлаганнар. Семинария шул тәртиптә эшләгән. XVIII гасыр ахырында уку йортын академия дәрәҗәсенә күтәрәләр, ә керәшен мәктәбен бетерәләр. Соңыннан XIX гасырда моның дөрес булмавын аңлыйлар һәм Ильминский шәкертләр белән бу эшне кабат җәелдергән", дип сөйли ул.
Тарихчы сүзләренчә, семинариядә күпме миссионер әзерләнгәне билгеле түгел.
Лука Кaнашевич (1738–1755 елларда Казан һәм Зөя епископы; татар авыз иҗатында мөселманнарны җәберләүче Лука Каратун, Аксак Каратун исеме белән атап йөртелә) чорында Казан губернасында 536 мәчетнең 418е юкка чыгарыла. Ул чорда Казан семинариясе дә үсеш ала. Канашевич руханиләр әзерләүгә зур игътибар бирә. Бу чорда Казан семинариясе Русиядә иң яхшыларыннан саналган.
Татар теле
Миссионерлар әзерләүче семинариядә татар һәм ислам диненә аерым урын бирелгән. 1797 елда уку йорты академия буларак оештырылгач, анда татар теле укытылуы билгеле. Тарихчы исә, семинариядә башыннан ук татар телен өйрәткәннәр дип саный.
"Семинария оешу белән татар теле укытыла башлаган дип уйлыйм. Моның төгәл датасын әйтә алмыйм. Семинария академия булып үзгәртелгәннән соң да татар теле укытылган. Моның өчен Мирза Казым-бек махсус чакыртып алганнар. Евфимий Малов, Николай Ильминский була", ди ул.
1855-1871 елларда семинариядә татар телен мәгърифәтче Каюм Насыйри укыта. Ул чорда татар җәмәгатьчелеге аны тәнкыйтьләп чыга.
Чукынган татарлар үз телләрен онытмауларын теләгәннәр, чөнки бу халык белән эшләр өчен кирәк булган.
Шулай да семинариядә укыган чукынган татарлар урыслашып беткәннәр һәм хәтта телләрен дә онытканнар, дип өсти тарихчы.
"Чукынган татарлар үз телләрен онытмауларын теләгәннәр, чөнки бу халык белән эшләр өчен кирәк булган. Шулай да семинариядә һәм керәшен мәктәбендә укыганда алар барысы да урыслашкан. Моны Ильминский кимчелек дип язган. Ни дисәң дә, 5-10 ел укыган вакытта алар үз телләрен югалткан. Бәлки татар теле атнасына 1-2 сәгать булгандыр. Бу гына җитми бит", дип исәпли тарихчы.
Ильминский
XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында миссионер Николай Ильминский татарлар арасында православ динен таратуны яңача оештыра башлый. Ул үзе дә шушы семинарияне тәмамлап Казан төбәгендәге вазгыятьнең яхшы аңлый. Башта ул табигать фәннәрен һәм татар телен укыта. Инҗил һәм православ гыйбадәт китапларын татарчага тәрҗемә итүдә катнаша. Соңрак шәрек илләренә сәфәр кыла. Аны 1854 елда Казан рухи академия (семинариянең исеме үзгәртелгәннән соң) "мөселманлыкка каршы бүлеге" дип аталган миссионерлар бүлекчәсенә укытуга күчерәләр. Анда ул Мөхәммәт пәйгамбәр тарихын, ислам динен, татар һәм гарәп телен укыта.
Бу чорда чукындырылган татарларның күпләп ислам диненә кайту чоры башлана. Моны туктату максатыннан ул чукынган татарларга үз телендә (халык теленә нигезләнгән телдә) белем бирүне оештыра башлый. Ильминский кирилл хәрефләренә нигезләнгән татар әлифбасын булдыра, китаплар яза, дини гыйбадәт әдәбиятын тәрҗемә итә.
Ильминский өчен бердән-бер юл — урыс динен татар телендә укыту һәм тарату булган.
"Миссионерлар арасында Ильминский иң акыллысы һәм зур эш эшләгән кеше. XIX гасыр башында күпләп ислам диненә кайту чоры башланган. Бу көчле шаукымны ничек итеп туктату турында уйлана башлыйлар. Ильминский өчен бердән-бер юл — урыс динен татар телендә укыту һәм тарату булган. Ул бөтен вәгазьләрне татарчага тәрҗемә итеп, татарча гыйбадәт кылу методикасын эшләгән. Аңа керәшеннәр ярдәм иткән. Әйтик, Бәчели (Василий) Тимофеев дигән укучысы булган", ди ул.
Ильминский тәкъдим белән 1864 елда Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе оеша. Аны башлыча Синод һәм Александр II хуплый. 50 ел эчендә мәктәп 6 мең кешене, шул исәптән 900 укытучыны әзерли. Бу керәшен авылларын колачлаган тулы бер мәктәпләр челтәре була.
"Бу мәктәп бик нәтиҗәле эшләгән. Аларның керәшен авылларында ачканнар. Анда Ильминский үзе дә килеп йөргән. Әйтик, Теләче җирлегендәге авылларда булган ул. Шунысы кызык, инкыйлабка кадәр аны тәмамлаган кешеләр хәтта совет чорында татар мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән. Аның бинасы Арча зираты каршында булган. Аннан ерак түгел генә руханилар академиясе дә урнашкан. Бу юкка түгел", ди тарихчы.
"Татарны ике дингә бүлделәр, ләкин ислам дине җиңде"
Татарны чукындырырга теләгән миссионер әзеләүчеләр нәтиҗәдә үз максатына ирешкәнме? Тарихчы бу көрәштә ислам дине хәрәкәте казанды дип саный. Шулай да чукындыру кампаниясе татарның милли үсешенә дә йогынты ясамый калмый.
"Миссионерлар төп максатка ирешә алмаганнар. Бары өлешчә бер бурычны үти алганнар. Алар татар халкын дин нигезендә икегә бүлгәннәр. Керәшеннәр бүгенгә кадәр яши бит. Икенче яктан, бу кире нәтиҗә биргән һәм ислам дине көчләнгән генә. Ул үзенең мәҗүси калдыкларыннан азат булган. Бөтен кеше үзен мөселман исеме белән атап йөрткән. Ул вакытта бит ике-өч катлы исем булган. Кеше исеме белән үзенең мөселман икәнен күрсәткән. Бу чорда ислам дине куәтләнгән һәм бу көчләүне җиңеп чыккан", диде ул.
Тарихчы сөйләвенчә, православ руханилар әзерләүче мәктәпләргә татар дин әһелләре дә көрәшеп карый, ләкин аларга каршы төрле репрессив чаралар күренгән.
Бу керәшен мәктәбендә 30га якын бала укыган булса, нәтиҗәдә шуларның 10сы гына утырып калган.
"1869 елда Яңа Сала авылында (хәзерге Арча районы, язучы Гомәр Бәширов туган авылы) керәшен мәктәбе ачылган. 1870 елда күрше Каенсар авылы мулласы шушы мәктәпкә килеп, балаларга монда укымагыз дигән һәм үзендә укырга чакырган. Авылда халык арасында да исламга кире кайтарга өндәгән. Бу керәшен мәктәбендә 30га якын бала укыган булса, нәтиҗәдә шуларның 10сы гына утырып калган. Авылда сөннәтче чакырып, балалар да, олылылар да сөннәткә утыртылган. Кешеләр түбәтәй киеп йөри башлаган. Мәктәп укытучысы Казан епископына шикаять язган. Тегесе бу хәл турында губернаторга җиткергән. Шуннан соң бу абзыйны төрмәгә утыртканнар һәм Себергә сөргәннәр. 30 елга якын сөргендә була һәм 1908 елда авылга кайта. Ул яшь хатынга өйләнгән була. Баласы тугач аны Метрика кенәгәсенә теркәгән", дигән тарих булуы турында сөйләде ул.
Хәзерге заман
Октябрь инкыйлабыннан соң Казан руханилар семинариясе ябыла. Ул бары тик 1997 елда гына кабат ишекләрен ача. Баштарак биредә ике ел белем бирәләр. Шулай да семинария әкренләп колач җәя башлады һәм инкыйлабка кадәр эшен торгызырга кереште. Бүген семинариядә ислам динен өйрәнү кафедрасы эшли.
Шулай ук биредә татар телен дә өйрәтәләр. Гарәп һәм фарсы телләрен факультатив төстә укырга була. Әлбәттә, татарлык һәм ислам динен өйрәнүне бер-ике гасыр элек миссионерлар әзерләү, башка халыкларга үтеп керү максаты белән оештырылуына бәйләмиләр. Шул ук вакытта бүген керәшен татарлары арасында татар телен белгән руханиларга да кытлык булуын әйтергә кирәк. Хәзерге вакытта аны академия дәрәҗәсенә күтәрү турында сүз алып баралар.
2013-2014 елда семинариядә низагъ чыкты. Уку йорты шәкертләре проректор Кирилл Илюхин тарафыннан җенси бәйләнүләр булуы турында белдерде. Әлеге хәлдән соң Татарстан митрополиясе тирәсендә зур шау-шу туды. Кириллны прокуратура тикшерде.
2014 елда митрополит Анастасий семинария ректоры вазифаларыннан алынды, 2015 елда — Сембергә күчерелде.
Семинария эше белән таныш тарихчы сүзләренчә, мөселман уку йортлары белән чагыштырганда, ул күпкә нәтиҗәлерәк эшли.
"Бүген семинария академия дәрәҗәсендә эшли. Анда укучыларның барысы да сайлап алынган. Алар 1,90-2 метр буйлы егетләр. Безнең муллалар бит төрле. Анда укучылар бик күп белә һәм җитди сораулар бирә. Мин моңа гаҗәпләндем. Мәсәлән, Русия ислам институты белән чагыштырсаң, бездә укучыларның 10 проценты гына яхшы. Аларда системлы эшләнә. Ислам уку йортына очраклы төстә армиядән качар өчен киләләр", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!