Хәзерге вакытта Татарстанда инвалидлык пенсиясен 270 меңнән артык кеше ала. Бу хакта хөкүмәт йортындагы брифингта Русия пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының республикадагы бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин әйтте, дип яза "Реальное время".
Аерым алганда, мондый пенсия алучы татарстаннарның 261,5 меңе беренче, икенче һәм өченче төркем инвалид. Шулай ук 17,5 мең балага да инвалидлык пенсиясе бирелә.
Инвалидлык буенча иминиятләштерү пенсиясен Татарстанда 57 меңләп кеше ала.
Республикадагы физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең 53 меңләбенә дәүләт пенсиясе түләнә. Аны хәрби хезмәттә, радиация һәм техноген фаҗигаләрдә инфвалид калучылар ала.
БУ ТЕМАГА: "Татарстан шундый бай. Ә сукыр инвалидларны кысалар"- Бүгенгә Казанда физик мөмкинлеге чиклеләрнең саны 84 мең кешегә җитә. Шуларның 6 меңгә якыны — балигълык яшенә җитмәгәннәр.
- 1 162 физик мөмкинлеге чикле бала мәктәпләрдә белем ала. Бу инвалид балаларның биштән бер өлешен тәшкил итә. Хәзерге вакытта 42 мәктәптә ишетмәүчеләр һәм күрмәүчеләр, авырдан сөйләшүчеләр, акылга зәгыйфь һәм, шулай ук, аутист балалар белем ала.
- Моңа кадәр Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада инвалид балалар саны елдан-ел арта баруын әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!