"Слово пацана" ("Егет сүзе") сериалы 9 ноябрьдә Wink белән Start онлайн-кинотеатрларында күрсәтелә башлады. Һәр атнакич яңа сериясе чыга. Инде 5 сериясе чыкты. Барлыгы — 8 серия. Аның режиссеры — Жора Крыжовников. Сериалда танылган актерлар, мәсәлән, Сергей Бурунов, Иван Янковский, Анастасия Красовская һәм башкалар уйный. Әмма төп рольләрдә - яшь актерлар. Леон Кемстач, Анна Пересильд, Рүзил Миңнекаев, Лев Зөлкәрнәев. Миңнекаев — Норлаттан татар егете, әлеге вакытта ГИТИСта белем ала, Зөлкәрнәев Себердән, ул да үзен татар дип таныта. Сериалда Камал театры артисты Илдус Габдрахманов та уйный.
Кинодагы вакыйгалар Казанда бара. Аны Казан дип атамыйлар, әмма тамашачы хәлләр нәкъ Татарстан башкаласында икәнен аңлый. Төп каһарманнарның исемнәре дә татар, телгә алынган "группировка"лар да Казандагы урам исемнәре, тукталышларына бәйле. Cценарий нигезе итеп музыкант, язучы Роберт Гәрәевның "Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–2010-х" китабы алынган. Ул — сериалның төп консультанты да.
Сериалдагы татарлык моның белән генә бетми әле. Сериалның саундтрегы буларак җырчы Аигел белән музыкант Илья Брамия иҗат иткән татарча "Пыяла" җыры кулланыла. Әмма аларның исемнәре титрларда телгә алынмый. Аигел Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын тәнкыйтьләп чыккач, чит илгә китте. Һәм аларның дуэты шунда ук "кара" исемлеккә эләкте. Әмма сериал титрларында авторлар сызып ташланса да (күрәсең, алдан ук хәстәрлек күрелгән), бүген "Пыяла" Shazam җыр эзләү сервисында беренче рәтләрендә тора. Кешеләр җырның кем башкаруын эзли, сүзләренең тәрҗемәсен сорый. "Яндекс.Музыка"да ул беренче урында тора. Apple Music-та да югары урында. YouTube-ta "Пыяла" клибын караулар саны 2 миллионнан арткан. Соңгы атналарда Instagram-да Аигелнең "Пыяла" җыры кулланылган рилзлар саны арта бара. Сериалда җырчы исеме дә юк, ә татарча җыр тиз тарала. Үзенә күрә бер феномен.
Криминаль төркемнәрдә кем күбрәк: татармы, урысмы?
Сериалның бер өлеше Пермьдә, бер өлеше Мәскәү өлкәсендә, бер өлеше Ярославльдә төшерелгән. Башта аны Казанда төшерергә ниятләнелгән, әмма моңа Казан мэриясе дә, Татарстан да рөхсәт бирмәгән. Роберт Гәрәев, бу Татарстан хакимияте намусында калсын диде, әмма аларның бу карары Казан, Татарстан имиджына нинди тәэсир ясый алганын әйтә алмады. Ничек булды, шулай кабул итәсе, ди ул. Татарстан "Казан феномены" дип телгә алынган криминаль күренештән, булган тарихтан ояла, яшерә. Узган хәлләр белән үзен ассоциацияләшүен теләми.
Роберт Гәрәев үзе дә Казан группировкасында булган кеше. 14 яше тулгач, Казанның Мәскәү районында тупланган "Низы" төркеменә эләгә. Бу — 80нче еллар азагы. Үзе зыялы гаиләдән, әнисе — галимә, әтисе — адвокат, малай сәнгать мәктәбендә дә укыган. Әмма бу криминаль төркемгә эләкмәүнең гарантиясе була алмый. Йә син алар белән, йә син алар тарафыннан даими кыйналган, даими акча түләп торган кешегә әйләнәсең, дип аңлата Гәрәев. Шул тәҗрибәсен ул үзенең китабында тасвирлый. Кулланылган терминнар, криминал төркемдәге иерархия, кануннар, ничек кешеләрне талаганнары — барысын да җентекле яза, бу сериалда да ачык һәм җентекле күрсәтелә.
Роберт Гәрәев Казанның криминаль төркемнәрдә татарлар күп идеме яки урыслармы дип фикер йөртү дөрес түгел, ди, төркемнәр милләткә карап тупланмый иде дип аңлата ул.
— Кайда яши кеше, шул җирлектә үзенең группировкасы барлыкка килә. Бөтен яшүсмер Казанның кайсы районны, кайсы җирлекне нинди төркем контроль иткәнен төгәл белә иде. Ул беркая да язылмаган, әмма чикләр куелган, чикне узасың икән — бетте, — дип сөйли язучы. — Группировкага йә син керәсең, йә аларның күзенә күренми яшисең (ә бу мөмкин түгел) яки син "чушпан" буларак даими ясак түлисең, кыйналып яшисең. Группировкага эләккән кеше татармы, урысмы, башка милләттәнме — мөһим түгел. Егетләр җирлек нигезендә туплана иде. Бу гына түгел, группировка эчендә милләткә карап мыскыл итү гомумән юк, бу кануннарга каршы булып саналды. Безнең урам, безнең район егете булып исәпләнә кеше. Группировкаларда барысы да бар иде, этник бүленеш юк, алар интернациаль иде.
Авылның авылга каршы сугышы шәһәргә үтеп керә
Мондый яшьләр төркеме 80нче еллар азагында барлыкка килгән дип уйлау хата, аларның тамырын иртәрәк эзләргә кирәк, ди ул. Һәм "Казан феномены" барлыкка килүнең сәбәпләрен аңлата.
— Бу хәлләр кинәт кенә барлыкка килмәгән бит. 70нче елларда ук мондый хәлләр күзәтелгән, әмма күз йомылган, чөнки Совет Берлеге кебек дәүләттә берничек тә криминал була алмый, барысы да ал да гөл, үрнәкле дәүләт бит, —дип дәвам итә Роберт Гәрәев. — Җинаятьләргә күз йому, ялганлыкка бату —зур ялгышлык. Мөнбәрдән социализм турында сөйлиләр, ә кеше чынында очны очка бәйләп яши. Кеше әнисенең гомер буена бил бөгеп эшләгәнен күрә, ә пенсия яшенә җитүчегә ул баемаган булып чыга. Яшьләрдә ни өчен болай була соң дигән сораулар туа. Совет Берлегендә "коры канун" чыкты, ә бөтенесе эчә, алкоһолизм таралган. Тоташ ялган. Дәүләт үзенчә, кешеләр үзенчә яши.
Моннан тыш шәһәрләргә авыллардан күченеп килүчеләр күбәйде. Завод, фабрикаларга яңа көч буларак алар җәлеп ителде. Шәһәргә авыл кануннары килеп керде. Урам урамга, авыл күрше авылга каршы сугыша, җир бүлә. Монда кем хуҗа икәнне ачыклау күренеше килеп чыга. Шәһәрдәге хәлләрнең чишмә башы менә шулар иде.
Социолог, әлеге вакытта Лондон Метрополитан университеты профессоры Светлана Стивенсон да ТАССРның башкаласында барлыкка килгән криминаль төркемнәренең чишмә башы Казанга төрле авыллардан төпләнүчеләргә бәйле дип саный. Шәһәрдә яшәеш кагыйдәләре үзгәрә, ди ул. Галимә моны үзенең "Жизнь по понятиям. Уличные группировки в России" китабында да яза. Әмма Азатлыкка ул Казанга фәкать татар авылларыннан кешеләр килеп тулды, шул рәвешле криминал артты дип аңларга кирәкми, дип ассызыклый.
— Авылларның авылга каршы сугышлары, урамнарның югары яки түбән очларына бүленешләре урыс авылларына да, татарга да хас. Аннары Казанның үзендә дә андый күренешләр булган. Мәсәлән, җырчы Федор Шаляпинның истәлекләрендә бу ачык күренә, Кабан күлендә Татар бистәсе белән Сукно бистәсе кешеләрнең сугышы тасвиралана, — дип искә ала ул. — Казанда "Теплоконтроль" заводы төзелә, шул тирәгә заводка эшкә урнашырга дип килүчеләр дә төпләнә. Аларның үз менталитеты, үзләренең тормышка карашы. Үз кагыйдәләре белән яши алар. Шунда "Тяпляп" криминаль төркеме барлыкка килә. Алар Казанның башка район кешеләрен дә үзләренә буйсындырырга тели. Аларга каршы торыр өчен, үзләрен яклар өчен башкалар да үзара туплана башлый. Бу Көнбатыш шәһәрләрендә дә шулай. Шул рәвешле Казанда мәхәллә, кварталлар бер-берсенә каршы сугыша башлый. Һәрберсе үз территориясен яклый. Бу — 70нче еллар азагы. 90нчы елларда гына рэкэт барлыкка килә, хосусый бизнесны кулга алу, контроль итү күренеше җәелә, шунда гына тоташ корал кулланыла башлый.
"Тяпляп"ны юк итәләр, ул вакытта җинаятьчеләргә карата иң югары хөкем — атып үтерү чыгарыла, 50гә якын милиция хезмәткәре дә кулга алына, милиция аларның җинаятьләрен яшергәне ачыклана. Әмма бу криминалның җәелүен туктатмый. Кешеләр курыкмый. Нишләп була иде? Белмим. Милиция саны аз. Җинаятьчеләрнең башы юк ителә, әмма аның урынына тагын да күбрәк төркемнәр барлыкка килә башлый, чөнки дәүләттә социаль вазгыять начар, фәкыйрьлек хөкем сөрә. Кешеләр өстәмә керем турында уйлый, акча эшләүнең бер ысулы группировкага керү дип саный. Сез карагыз, кешеләрнең тормышы азмы-күпме тәртипкә килгәч, кимеде бит андый хәлләр.
Роберт Гәрәев исә "Тяпляп" эше никадәр зур һәм куркыныч булуына карамастан, "Советская Татария"дә кечкенә бер хәбәр генә чыкканын, аны кешеләр укымаганын, игътибарга алмагын искә төшерә. "Кешеләрдән барысын да яшерәләр иде бит. Дәүләтнең төп фикере — Совет Берлегендә криминал юк, аның хакында язмыйлар, сөйләмиләр. Язган очракта да егетләрне кыек юлдан китүдән коткарып буламы идеме? Белмим", - ди ул.
БУ ТЕМАГА: "Татар теле – җирле элита теле иде" – 90нчы елларны искә алуСтивенсон бу хәлләрнең кире кайтуы мөмкинме дигән сорауга Русиядә полиция контроле көчле, ди, әмма "Казан феномены" кебек күренешнең янә килеп чыкмавына беркем дә гарантия бирә алмый, дип аңлата ул.
— Авырлыкта яшәүче төбәкләрдә бар ул. Вак-төяк рэкэт та калды. Танышларым Татарстанда бүген дә яшьләр группировкалары бар ди, әмма ул хакта сөйләнми, тема күпертелми, — ди ул. — Әлегә 80-90нчы еллардагы кебек криминаль группировкаларның барлыкка килүенә, аның таралуына сәбәпләр күренми. Полиция, дәүләт контроле көчле. Әмма икътисад кризисы сәяси кризис белән бергә кушылса, ул вакытта инде янә мондый хәлләр була ала.
Ник нәкъ менә Казан җинаятьчел дип таныла? Махсус заказмы?
Криминал төркемнәр, шәһәрдәге эшчеләр тупланган кварталлар, андагы бандитчылык, талау бер Казанга гына хас булмаган. Совет Берлегенең кайсы шәһәрен алма, мондый хәлләр күзәтелгән. Әмма тик ТАССРның башкаласының гына җинаятьчеләр шәһәре дигән даны тарала. Аерым "Казан феномены" барлыкка килә. Ни өчен бары тик Казанда гына бу хәлләр күпертелеп чыгарыла? Махсус эшләнәме бу?
Роберт Гәрәев та, Светлана Стивенсон да моның махсус "заказ" булуына ышанмый. Шулай килеп чыккан, ди алар. Әмма алар да башка шәһәрләрдә дә мондый хәлләр бар иде, Казан бу яктан уникаль шәһәр түгел иде, ди.
— Криминал төркемнәр төрле җирләрдә булды, Мәскәү астында да булды, мәсәлән, Люберцыда. Бурятиядә дә бар иде, — ди Светлана. — "Тяпляп" криминал группировкасының җинаятьләре 80нче еллар башында ук медиага чыкты. Шуннан китте дә ул. Бөтен җирдә яшерелә иде ул хәлләр, ә Казанда артык куркыныч җинаятьләр булып аны артык яшерә алмадылар. Бу хакта хәта "Америка авазы" да сөйләде.
Роберт Гәрәев шулай да Казандагы кебек хәлләр Мәскәүдә дә, Петербурда да юк иде, чөнки бу — үзәк шәһәрләр, анда Политбюро кешеләре утыра, алар каты саклана, шәһәрләр милиция белән шыплап тулган иде, ди. Моннан тыш Мәскәү белән Петербурда башка шәһәрләр белән чагыштырганда тук тормыш булды, ә Казан — провинциаль шәһәр, милиция дә аз иде, контроль дә юк иде, дип сөйли.
Роберт Гәрәев галимәдән аермалы "Казан феномены" кабатлана алмый, дигән фикердә.
— Тормыш үзгәрде, кешеләр үзгәрде. Акча эшләүнең башка ысуллары бар икәнен белә кешеләр. Аннары дәүләт көчле, бернинди дә параллель дәүләт, аерым кануннар белән яшәүне хәзер күз алдына да китереп булмый, —диде ул.
Светлана Стивенсон "Слово пацана" сериалын карап баруын әйтте һәм сериал никадәр талантлы итеп төшерелсә дә, бераз ул чорны романтизацияләү бар, дип сөйләде Азатлыкка.
— Талантлы төшерелгән. Чынбарлыкка туры килә, тел, гадәтләр дөрес күрсәтелгән, ул вакыттагы фәкыйрьлек, караңгылык, ямьсез урыннар, усал укытучылар, сатучылар — ничек бар, шулай шәрехләнә. Әмма артык тәти итеп күрсәтү дә бар. Яшьләрдә урам романтикасына кызыксыну гел булган, әле дә бар. Сериалда яшьләрнең ничек туплануы, аларның гадәтләре, төркемдәге яшәеш ничек оештырылганы, аралашу теле — барысы да әзер рецепт буларак кабул ителергә мөмкин. Яшьләрдә сериалда тасвирланган тормышны чынбарлыкка күчерү имитациясе булыр, әмма криминалга кадәр җитәрме — әйтә алмыйм, — диде ул.
Сериалны тыярлармы?
Соңгы вакытта сериалны тыю турында сүзләр дә тарала башлады. Аның турында Татарстанның бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец Роскомнадзорга шикаять итәргә теләвен белдерде. "Имин интернет лигасы" башлыгы Екатерина Мизулина да сериалга игътибар итте, аның турында үзенең телеграм каналында башка кешене кыйнау гадәти күренешкә әйләнмәсме дигән сораулар белән мөрәҗәгать итәләр дип язды ул.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та "Слово пацана" турында хөкүмәт җыелышында сүз катты. Тәнкыйтьләде. Кәгазьдән укып сериал Татарстан тарихында булган хәлләрне романтизацияли һәм без шулай буласын көткән идек дип Сарман районында егетләрнең кыйнашуын искә алды. "Мондый кинолар без алып барган сәясәткә туры килми", дип Татарстанның парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга аерым гозер тапшырылды диде. Нинди гозер, нәрсә турында — билгесез.
Роберт Гәрәев фикеренчә, сериалны карарга рөхсәт итмәү адымына бара алалар, әмма бу акылысыз гамәл булачак. Аны барыбер караячаклар, ди ул. Татарстанның Сарман районындагы мәктәп укучыларының кара-каршы бер-берсенә кар белән атышып, сериалда телгә алынган криминал төркемнәр исемнәре белән аталулары һәм аерым кешеләр тарафыннан бу начар фал дип бәяләве очрагына килгәндә, Гәрәев "Кеше көлдермәсеннәр инде! Балалар кар белән атышканнар. Шуннан? Мәктәпләрдә балалар бер дә сугышмый башлаганмы әллә?" дип әйтте һәм мондый очракларны җыеп, сериалны күрсәтми башлауга җителсә, коточкыч ахмаклык булачак, диде.
"Слово пацана" сериалының дәвамы булырмы? Иҗади төркемнең андый нияте булган, әмма арытабан басым, каршылык, тәнкыйть көчәйсә, бу — икеле.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!