АКШ, Германия һәм Литвада Русия оппозиционерларының туганнарын тоткарлауга каршы протест чаралары узды

Литвадагы чарада катнашучылар

Протестка чыгучылар узган атнда Башкортстанда тоткарланган Рөстәм Фәрәретдиновны азат итүне таләп итте.

Кичә АКШ (Нью-Йорк, Лос-Анджелес), Германия һәм Литвада Русия оппозиционерларының туганнарын тоткарлауга каршы протест чаралары узды.

Узган атнада Башкортстанда башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның туганы Рөстәм Фәрәретдинов тоткарланды.

— Русия террорчы дәүләт дип әйткәч, күпләр алай түгел, кешеләр ялгышалар дип уйлыйлар— диде Габбасов Литвадагы пикетта. — Менә чын, конкрет факт: узган атнада абыем Рөстәм Фәрәретдинов тоткарланды. Ул һич сәяси, иҗтимагый, төрле канунсыз чараларда катнашкан кеше түгел. Гаилә кешесе, аның өч кечкенә баласы бар, авылда яши һәм эшли. Ләкин аны "террор" маддәсе нигезендә утырттылар (тоткарланды - ред.). Бу маддәгә бәйле җиде елдан алып унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. "Син абыең өчен утырачаксың" дигәннәр. Ягъни минем аркада. Мин сәяси эшчәнлегем - башкорт халкының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен, Башкортстан мәнфәгатьләрен яклавым сәбәпле Русиядән Литвага китәргә мәҗбүр булдым. Русия, террорчы дәүләт буларак, миңа кадәр кулын суза алмый, шуңа күрә алар минем туганнарымны һәм дусларымны тотык итеп ала башладылар.

Фәрәретдиновны WhatsAppтагы язышулары өчен гаеплиләр.

Алар Габбасов белән Украина кораллы көчләре нигезендә Башкорт азатлык гаскәре оешуы турындагы яңалыкны сөйләшкән булган.

Руслан Габбасов ул чакта үзенең дә, үзе мөһаҗирлектә төзегән "Башкорт милли сәяси үзәге"нең дә бу хәрби бүлекчәгә бернинди катнашы булмавын белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!