Казан медицина көллиятенең ришвәт өчен тоткарланган мөдиренә акча белән хәрәмләшү турында җинаять эше ачылган

Зөһрә Хисаметдинова

Тикшерү фаразынча, Казан медицина көллиятенә пенсиядәге шәфкать туташларын укыту өчен 800 мең сумлап акча бүлеп бирелгән, тик янәсе бу акчалар урланган.

Казан медицина көллияте мөдире Зөһрә Хисаметдиновага акча белән бәйле хәрәмләшү турында җинаять эше ачылган (Русия Җинаять кодексының 159 маддәсе, 3 өлеше). Бу хакта аңа чикләү чарасын озайту белән бәйле мәхкәмә утырышында билгеле булды, дип яза "Бизнес Online".

Тикшерү Хисаметдиновага йорт сагын 6 февральгә кадәр озайтуны сораган. Утырышта 2нче аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлекчәсенең өлкән тикшерүчесе Тимур Байгуҗин медицина көллияте мөдиренә августтан ноябрьгә кадәрге аралыкта акча белән хәрәмләшү һәм ришвәтләр турында (50 эпизод) эшләр ачылуын сөйләгән. Әмма аңа дүрт эпизод белән генә бәйле гаепләү белдерелгән.

Басма мәгълүматынча, җинаять эше "Демография" дәүләт проектына кагыла. Тикшерү фаразынча, Казан медицина көллиятенә пенсиядәге шәфкать туташларын укыту өчен 800 мең сумлап акча бүлеп бирелгән, тик бу акчалар янәсе урланган, дип яза "Бизнес Online".

Яңа эпизодлар турында басмага фикер белдергәндә Хисаметдинова "Анда әле берни расланмаган!", дип әйткән.

Мәхкәмә утырышында ул мәхкәмәдән өй сагында кадырсалар көндез булса да урамда йөреп керүне һәм кибеткә барып кайтуны рөхсәт итүләрен сораган.

Адвокат Алексей Парамонов мәхкәмәгә Хисаметдинованың ире авыру булуын, тыюлар аркасында аның ирен тулысынча тәрбияләп тора алмавын хәтерләткән.

Шуңа карамастан хөкемдар Сергей Жиляев тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Зөһрә Хисаметдинованы 6 февральгә кадәр йорт сагында калдырган.

  • 64 яшьлек Хисаметдинованы быел 8 августта, Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә кулга алдылар.
  • Хисаметдинованы кулга алганнан соң медицина көллиятенә мөдир вазифасын үтәүчене билгеләделәр. Ул - Казан медицина университетының гомуми гигиена кафедрасы җитәкчесе Алексей Шулаев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!