"Кырым мөселманнары эше" нигезендә 11 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар - ислам фәннәре һәм гарәп теле филологиясе магистры Вадим Бектемировны Петербурның 6нчы колониясендә колония хезмәткәрләре кыйнаган. Алар аның даруларын һәм Коръәнен тартып алган. Бу хакта ирнең хатыны - Лемара Бектемировага сылтама белән "Кырым теләктәшлеге" җиткерә.
Вадим Петербурның 6нчы колониясенә быел 16 ноябрьдә китерелгән булган. Аңарчы ул Липецки өлкәсенең Елец шәһәре төрмәсендә иде.
Ирен кыйнаулары хакында Лемара Бектемирова соңрак кына белгән. Ире аңа карантиннан чыгарылгач кына таксофон аша шалтырата алган. Хәзерге вакытта ул "хәлем канәгатьләндерерлек, намаз укырга рөхсәт итәләр" дигән.
Ирен кыйнау артында кемнәр торуын Лемара Бектемирова белми, дип яза "Кырым теләктәшлеге".
Вадим Бектемиров аннексияләнгән Кырымда 2020 елның июлендә узган киңкүләм тентүләр вакытында тоткарланды.
2022 елның 11 февралендә Русиянең Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе аны 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Беренче өч елын ул төрмәдә үткәрергә тиеш иде. Быел 3 апрельдә Власихадагы апелляция хәрби мәхкәмәсе хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
- Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
- Быел августта хокук яклаучылар Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә мөселман тоткыннарны мәсхәрәләүләрен җиткергән иде. Төрмә хезмәткәрләре тоткыннарны мәҗбүри кырындыра, аларны дин һәм милләтләре ягыннан мәсхәрәли, кыйный һәм намаз укырга бирми диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!