Татарстан мөфтие Русия колонияләрендә мөселманнарга итсез меню булмауга зарланды

Иллюстратив фото

Аныңча, төрле сәбәпләр белән мөселман тоткыннары өчен туклану мәсьәләсе хәл ителмичә килә.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русия колонияләрендә утыручы мөселман тоткыннарына итсез меню булмауга зарланды. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә узган Русия Динара шурасы президиумы утырышында белдерде. Очрашуны Русия патриархы Кирилл алып барды.

Мөфти фикеренчә, Татарстан колонияләрендә намаз уку бүлмәләре, чиркәүләр һәм мәчетләр, китапханәләр булдырылса да, хәләл ризык кертергә мөмкинлек юк.

"Әлегә төрле сәбәпләр аркасында без туклану мәсьәләсен хәл итә алмыйбыз. Русия колонияләрендә итсез меню кертү барлык дин вәкилләре өчен уңайлы булыр иде һәм дин әһелләренә тоткыннар арасында тәрбия эшләре үткәрүдә ярдәм итәр иде", дип белдергән ул.

Русия патриархы мөфтинең тәкъдимен уңай бәяләгән диелә. Шул ук вакытта президиум кабул иткән белдерүдә колонияләрдә туклану мәсьәләсе кертелмәде. Анда Русия дәүләт сәясәтен хуплау, абортлар саны артуына борчу белдерү һәм экстремизмга каршы көрәшергә чакыру язылды.

Элегрәк мөселман адвокаты Марат Ашимов колонияләрдә мөселманнарга дуңгыз ите бирәләр, дип сөйләгән иде Азатлыкка.

Моннан тыш, Русия төрмәләрендә утыручы мөселман тоткыннары даими төстә төрле җәзалаулар булуга зарлана.

Быел Мордовия өлкәсенең Сосновка бистәсендәге 1нче төзәтү колониясендә тоткын кыйнауга, намаз укый алмавына, камерада газ баллоныннан сиптерүгә зарланды.

Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) төрмәсе хезмәткәрләре мөселман тоткыннарны мәҗбүри кырындыра, аларны дин һәм милләтләре ягыннан мәсхәрәли, кыйный һәм намаз укырга бирми, дип хәбәр ителде. Аңа кадәр Мәләкәс төрмәсендә утыручы мөселманнарның туганнары тоткыннарны "үз ихтыярлары" белән сугышка китсеннәр өчен газаплыйлар, дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз