Казанда журналистларны эзәрлекләүгә каршы пикет үтте: Алсу Кормашева белән бәйле шигарләрне алып куярга таләп иткәннәр

Алсу Кормаш турындагы плакатлар "митинг темасына туры килми" дигәннәр.

Якшәмбе көнне Казанда матбугат иреге һәм журналистларны эзәрлекләүгә каршы пикет үтте. Анда катнашучылар нигездә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны яклап чыкты. Ул бер айдан артык Казандагы Тикшерү изоляторында тотыла. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган. Бу - Русиядә ачылган шундый беренче җинаять эше.

Казан активистлары массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен эзәрлекләүгә каршы шигарләр белән чыкты.

Аларның күбесендә эш барышында һәлак булган яки эзәрлекләнгән журналистларның исемнәре язылган иде. Sota язуынча, куәт оешмалары хезмәткәрләре пикетчылардан "митинг темасына туры килми" дип Алсу Кормашева исеме язылган плакатларны алып куюны таләп иткән. Аннары алар плакатларда исән журналистларның исемнәрен сөртергә тәкъдим иткән.

  • 1 декабрьдә мәхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калуын 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты.
  • 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.