Уфада нахакка 13 ел утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум түләтү карары чыгарган хөкемдар эшеннән китә

Иллюстратив фото

Хөкемдар Илдар Сәйфуллинга лаеклы ялга чыгар өчен бер ел гына эшлисе калган булган. Аның эштән китүе сәбәпләре әйтелми. 13 сентябрьдә Илдар Сәйфуллин Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум компенсация түләү карары чыгарган иде. Бу карардан соң Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә тикшерү дә узган.

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе рәисе урынбасары Илдар Сәйфуллин 2023 елның 31 декабреннән вазифасыннан китү турында гариза язган, аны 13 декабрь көнне Хөкемдарларның квалификация коллегиясендә карарга тиешләр. Бу хакта коллегиянең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Быел 13 сентябрьдә Илдар Сәйфуллин 13 ел нахакка төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум компенсация түләү карары чыгарган иде.

Хөкемдар Илдар Сәйфуллинга лаеклы ялга чыгар өчен бер ел гына эшлисе калган булган. Коллегия хәбәрендә аның эштән китүе сәбәпләре әйтелми.

Элегрәк Сәйфуллинның нахакка утырган зыян күрүче файдасына "артык күп" акча түләтү турында карар чыгаруыннан соң, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә тикшерү узуы турында мәгълүмат булды, дип яза "Аспекты". Башкортстан Югары мәхкәмәсендә бу мәгълүматны расламадылар да, кире дә какмадылар.

  • Фәтхулла Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел буе гаепсезгә утырып чыкканнан соң, ул гаделлек эзли башлый. Русия Конституция мәхкәмәсенә, 6нчы кассация мәхкәмәсенә, Югары мәхмәгә мөрәҗәгать итә, прокуратура каршысында ачлык оештыра һәм пикетларга чыга.
  • Быел майда Башкортстанда яшәүче 86 яшьлек пенсионер Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән иде. Русия Югары мәхкәмәсе аңа аклау карары чыгарды.
  • Фәтхулла Исхаков канунсыз 13 елга ирегеннән мәхрүм ителүе өчен 450 миллион сум таләп итте. Ул бу акчаларны Русия финанс министрлыгыннан түләттерүне сорап, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде.
  • 13 сентябрьдә Уфаның Ленин районы 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Русия финанс министрлыгы бу карарны шикаять итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!