Хәбиров түрәләргә Яңа елны "тыйнаграк" үткәрергә кушкан

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

"Яңа ел алдыннан җыелып коллективны котлап, бер бокал шампан шәрабы эчеп куюны беркем тыймый, әмма акылдан язулар: ризыктан сыгылып торган өстәлләр, әйләнә-тирәдә артистларның биеп йөрүе булмасын", дигән ул.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугыш белән бәйләп, түрәләргә Яңа ел бәйрәмен тыйнаграк итеп үткәрергә кушкан. Бу белдерүен ул республика хөкүмәте киңәшмәсендә ясаган. Бу хакта UTV җиткерә.

— "Махсус хәрби операция" барганын беләбез (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый - ред.). Әйдәгез Яңа елны тыйнаграк үткәрик. Муниципалитет башлыкларына фейерверкларга бирелеп китмәскә тәкъдим итәм, әйдәгез алардан башка гына, дигән ул.

Шулай ук ул дәүләт һәм муниципаль оешмалар җитәкчеләренә корпоративларны тыйнаграк итеп үткәрергә кушкан. "Яңа ел алдыннан җыелып коллективны котлап, бер бокал шампан шәрабы эчеп куюны беркем тыймый, әмма акылдан язулар: ризыктан сыгылып торган өстәлләр, әйләнә-тирәдә артистларның биеп йөрүе булмасын", дигән ул.

  • Радий Хәбиров былтыр да муниципалитетлар Яңа ел бәйрәмнәрен "булганы белән" үткәрергә тиеш, дип белдергән иде. "Мин бәйрәмгә ниндидер матди объектлар сатып алуны тыям. Бөтен әйберегез дә бар. Әгәр искергән икән, төзәтегез дә куегыз", диде ул. Башкортстан башлыгы "башка бурычлар да бар" дип белдерде, алар арасында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәмне атады.
  • Шулай ук узган ел Хәбиров түрәләргә һәм зур оешмаларга Яңа ел бәйрәм итү өчен артистлар чакыруны да тыйган иде.
  • Күптән түгел Казан мэры Илсур Метшин да быел Яңа ел уңаеннан зур әйберләр сатып алмаячакларын, шәһәрне кул астында булган әйберләр белән бизәячәкләрен әйткән иде. Шул ук вакытта 31 декабрьдә "Казан" гаилә үзәге янында Яңа ел концерты узачак, аны оештыру өчен 2,895 млн сум акча бүлеп бирелгән.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр 24 февральдә башланды.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 784, Башкортстаннан кимендә 1236 кеше һәлак булган.
  • һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!