Китап кибетләре һәм маркетплейслар журналист Роберт Гәрәевнең "Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970−2010-х" ("Егет сүзе. 1970-2010нчы еллардагы криминаль Татарстан") китабын тулысынча сатып бетергән. Бу хакта "Ведомости" җиткерә.
Русияләр китап белән "Слово пацана" ("Егет сүзе") сериалы чыкканнан соң кызыксына башлаган. Individuum нәшрияты вәкиле әйтүенчә, бу сериал чыкканчы сатуда 2000 китап булган. Хәзер китапны 16 мең тираж белән тагын бер бастырырга ниятлиләр.
"Слово пацана" ("Егет сүзе") сериалы 9 ноябрьдә Wink белән Start онлайн-кинотеатрларында күрсәтелә башлады. Һәр атнакич яңа сериясе чыга. Инде 6 сериясе чыкты. Барлыгы — 8 серия. Аның режиссеры — Жора Крыжовников.
БУ ТЕМАГА: "Казан феномены". Бу күренеш кабатлана аламы?- Cценарий нигезе итеп музыкант, язучы Роберт Гәрәевның "Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–2010-х" китабы алынган.
- Сериал шактый шау-шу тудырды, аны балалар өчен зыянлы дип бәяләүчеләр дә булды, кайбер шәһәрләрдә балалар сериалдагыча уйный башлады, ә кемнәрдер фильмны тикшерүне һәм тыюны сорады. Әмма Роскомнадзор сериалда канун бозулар тапмавын әйтте.
- Азатлык китап авторы белән сөйләшкән иде. Мондый яшьләр төркеме 80нче еллар азагында барлыкка килгән дип уйлау хата, аларның тамырын иртәрәк эзләргә кирәк, диде ул. Һәм "Казан феномены" барлыкка килүнең сәбәпләрен аңлатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!