Япония Ләйлә Фазлыевага, Ринат Садыйковка һәм Татарстанның биш оешмасына чикләүләр кертте

Иллюстратив фото

Казан дары заводы, Казан оптика-механика заводы, "ЭНИКС" оешмасы, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводына экспорт чикләүләре кертелгән. Ул 22 декабрьдән башлана. Яшел Үзән проект-кондуктор бюросы һәм Татарстанның ике түрәсенә исә шәхси чикләүләр кертелгән, бу мөлкәтне туңдыруны күз уңында тота.

Мәскәүнең Украинага һөҗүме сәбәпле, Япония хөкүмәте Русиянең 57 ширкәтенә экспорт чикләүләре кертте. Моннан тыш 33 русиялегә, 43 иҗтимагый, тикшеренү һәм сәнәгать оешмаларына шәхси чикләүләр кертелә.

Шулай ук Токио 1 гыйнвардан башлап Русия алмазлары импортын да тыя. Яңа чикләүләр исемлеген Япония тышкы эшләр министрлыгы бүген, 15 декабрьдә чыгарды.

Экспорт чикләүләренә эләккән оешмалар арасында Казан дары заводы, Казан оптика-механика заводы, "ЭНИКС" (пилотсыз очучы җиһазларны уйлап табу, җитештерү һәм аларга сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә) оешмасы, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы бар.

Кара исемлеккә шулай ук Урал сивил авиация заводы, "Электроприбор" концерны, Ростов радиоэлемтә фәнни тикшеренү институты, Брянски машина заводы, "Ижау пилотсыз системнары" фәнни-җитештерү берләшмәсе, Ижауның "Купол" электр-механика заводы һәм башкалар кергән. Бу оешмаларга экспорт тыюы 22 декабрьдән гамәлгә керә.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка исә шәхси чикләүләр кертелгән. Бу аларның шәхси мөлкәтләрен туңдыруны күз уңында тота. Русия коры җир гаскәрләре баш штабы җитәкчесе, тумышы белән Казаннан булган генерал-полковние Александр Лапин да шәхси чикләүләргә эләккән.

Мөлкәтен туңдыру яный торган ширкәтләр исемлегендә Яшел Үзән проект-кондуктор бюросы бар.

  • Ләйлә Фазлыева һәм Ринат Садыйков элегрәк тә берничә илнең чикләүләренә эләкте.
  • Май азагында Фазлыева белән Садыйковка АКШ хакимиятләре санкцияләр кертте. Июньдә Татарстан вице-премьеры белән министры Европа берлегенең яңа чикләүләренә эләкте. Ноябрь ахырында аларга чикләүләрне Украина да кертте.
  • Быел майда Украинага каршы сугыш башлавы өчен, Япония Русиягә кертү тыелган тауарлар һәм технологияләр исемлеген киңәйткән иде. Исемлеккә югары технологияле җиһазлар, шул исәптән 3D-принтерлар, квант компьютерлары һәм микроскопларны керттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!