"Мемориал" юристы мәчетләрдә һәм мөселман үзәкләрендә рейдлар уздыруларын мобилизация белән бәйли

Иллюстратив фото

Ел дәвамында куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте.

2023 елның көзендә Русиядә мәчетләргә, мөселман үзәкләренә, Үзәк Азия илләреннән килеп Русия ватандашлыгы алганнар яши һәм эшли торган урыннарга рейдлар ешайды. "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге юристы фикеренчә, бу тикшерүләрнең максаты - мобилизация, әмма алда президент сайлаулары торганга күрә аның икенче дулкыны башлануы турында рәсми игълан итмиләр.

"Хәлләр болайрак: Русия кораллы көчләрендә ротация булмау, хөкем ителгәннәр белән контракт төзүләр, мәчетләргә рейдлар белән килүләре Русия гаскәренең тере көч белән тулыландырылуга мохтаҗ булуы турында сөйли. Әмма хакимиятләр мобилизациянең икенче дулкынын ачыктан-ачык уздыра алмый, чөнки Путинның сайлау алды кампаниясе башланды. Мәскәүдә һәм Петербурда тынычлык атмосферасын тотып торырга кирәк. Шуңа хакимиятләр Украинадагы сугышка халыкның яклаучысызрак катламын җәлеп итә бирә. 2022 елның көзендә, "өлешчә" мобилизация турында игълан ителгәннән соң Русиянең этник азчылык (яки асаба халыклар) вәкилләрен, кечкенә шәһәрләрдә, бистәләрдә яшәүчеләрне күпләп мобилизацияләүләре турында хәбәр ителгән иде", дип белдерде "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге юристы.

Аның әйтүенчә, бу рейдлардан соң Русия ватандашлыгы алган мигрантларны хәрби исәпкә куялар, ә соңыннан мобилизацияләргә мөмкиннәр.

"Мобилизациянең икенче дулкынын игълан итмәүләренә карамастан, мигрантларга мобилизация повесткалары килә. Шуны онытмаска кирәк: президентның "өлешчә" мобилизация төгәлләнүе турында фәрманы юк һәм мобилизация игълан ителү фәрманы бүгенгәчә гамәлдә", ди ул.

  • Ел дәвамында куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте.
  • 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар диелде. Азатлыкка юристлар хокук бозулар турында белдерде, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов исә, мәчетләргә каршы көрәшнең яңа формасы барлыкка килде дип сөйләде.
  • Бу Котельникида мөселманнарга каршы беренче рейд үткәрү генә түгел. Быелның 7 июлендә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Тикшерү вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде. Бер атнадан — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Cоңрак мәхкәмә бу эшләрне туктатты.
  • Быел язын Мәскәүдә Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырырдай мәчет төзергә җыенулары турында хәбәр ителде. Март ахырында мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы, алар каршылык чаралары үткәрде. Соңрак мәчет салынмаячагы әйтелде.
  • Сентябрь азагында Русия президенты Владимир Путин Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән очрашудан соң, Путин Мәскәүнең Южное Бутово районында яңа мәчет төзү фикерен хуплавы турында хәбәр ителде. Намаз өе дә нәкъ шушы районда урнашкан.
  • Күптән түгел Русия башкаласының башка мөфтие Әлбир Крганов Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә төзеләчәк мәчетнең өлгесе әзер дип белдерде. Гыйбадәтханә Әби патша фәрманы белән билгеләнгән беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемен йөртәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!