Башкортстан Украинадагы сугыш өчен 4,6 млрд сум бүләчәген әйтте

Радий Хәбиров

Шул ук вакытта республиканың бюджеты быел һәм киләсе елда дефицитлы булачак.

2024 елда Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышы өчен 4,6 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта 19 декабрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзенең еллык юлламасында белдерде.

Бу акчаларның 2,8 млрд сумы ихтыяриларга һәм мобилизациягә эләгүчеләргә китәчәк. Шулай ук бу суммага сугышка кирәкле техник әсбаплар сатып алу, дронга каршы чараларга, автотранспорт, медикамент, туклану, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар алу керә. Башкортстан бюджетыннан тагын 1,8 млрд сум "хәрби операция ветераннарына", сугышчыларның гаиләләренә, үлгән һәм яраланганнарга тотылачак.

"Шулай итеп махсус хәрби операциясе бурычларын үтәр өчен республикадан 4,6 млрд сум акча бүлеп бирәбез", диде ул.

Хәбиров сугыш өчен Башкортстанның барлык ресурсларын мобилизацияләргә һәм яңа ихтыяри хәрби берәмлекләргә ярдәм итәргә чакырды. Алга таба ул яңа хәрби һоспиталь төзиячәкләрен һәм дроннар җитештерәчәген әйтте.

Хәбиров Башкортстан эчендә дә көрәшне көчәйтергә вәгъда итте.

"Ил эчендә иҗтимагый-сәяси вазгыятьне тотрыксызландыру омтылышына, милләтара низагъларны куертуга каршы торырга кирәк. Чынлыкта бу махсус хәрби операция темасының дәвамы булып тора. Әлеге эш бары тылда гына башкарыла", диде ул.

  • Русиянең Украинага каршы сугышында үлгән кешеләр саны ягыннан Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында беренче урынны алып тора. Бүгенгә республикадан кимендә 1 280 кеше һәлак булган.
  • Сугышка күпләп акча бүленсә дә, Башкортстанның финанс хәле катлаулы булып кала. 2024 елда бюджет 10 млрд дефицит белән кабул ителде. Башкортстан финанс министрлыгы "зур курку белән" бюджет өлгесен әзерләвен әйткән иде.
  • 2023 елда да Мәскәүнең зур ярдәм күрсәтүенә карамастан, Башкорстанның бюджеты 11 млрд дефицит белән бара. Уфа икътисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов сүзләренчә, бу Башкортстанның акчаны дөрес тота белмәве белән бәйле.
  • Сугыш шартларында Башкортстанда милли хәрәкәткә каршы көрәш көчәйде. Башкорт милли хәрәкәте активисты Фаил Алсыновка карата яңа эзәрлекләү артында Радий Хәбировның торуы ачыкланды. Ноябрь аенда башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Тelegram-каналлары томаланды. Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов моңарда Башкортстан хакимиятен гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!