Быел Казан хакимияте Яңа ел төнендә салют оештырмаячак, дип белдерде бүген шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында. Моны ул Татарстанда кертеләчәк янгынга каршы режимга бәйләп аңлатты.
Салютны Казанның бары дүрт урынында кешеләр үз ихтыяры белән ясый алачак. Бу — Гаврилов урамындагы мәйдан, Ипподром, Сабантуй уза торган Каенлык мәйданындагы машиналар паркы һәм Кремль һәм Киров күпере арасындагы буа (Нижнезареченская дамба).
Республикада барлыгы 787 урында салют җибәрергә була. Чаллыда моның өчен 6 мәйдан билгеләнгән.
Татарстанда салют һәм башка пиротехник җиһазларны канунсыз кулланган өчен штрафлар ике тапкырга арттырыла. Физик затлар өчен ул 20 мең сумга җитәчәк, вазифаи затларга — 60 мең, юридик затларга — 800 мең сумга кадә җәза яный.
Моңа кадәр Татарстан хөкүмәте 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертте.
Ноябрь азагында Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә Яңа ел бизәлеше өчен зур сатып алулар булмаячак дип белдергән иде. Ул узган еллардан калган бизәлеш җиһазларын кулланырга кушты.
Шул ук вакытта быел "Казан" гаилә үзәге янында Яңа ел тамашасы үткәрүгә бюджеттан 2,8 миллион сум тотачаклар.
Хәзерге вакытта Казан кунакханәләре Яңа ел яллары өчен 85 процентка тулган. Бәйрәмнәргә Казанга 160 мең турист килер дип көтелә.
Былтыр "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, Русиянең күп кенә төбәкләре Яңа ел чараларыннан баш тартты. Әмма Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чаралары уздырмауга каршы чыккан иде. "Яңа ел – беренче чиратта балаларыбыз өчен бәйрәм, нишләп без аларны сөенечтән мәхрүм итәргә тиеш ди? "Махсус хәрби операция"не хуплыйбыз, зур көч куябыз, әмма тормыш дәвам итә", диде Миңнеханов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!