Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин вазифасыннан китә

Әлеге вазифада ул 16 ел эшләде.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин вазифасыннан китүе турында хәбәр итте. Бу хакта ул Русиядә коткаручылар көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде.

Хәбибуллинның эштән китүе турында "Бизнес Онлайн" декабрь башында ук язган иде. Басма мәгълүматынча, ул Русия гадәттән тыш хәлләр министрының ябык фәрманы белән эшеннән алынган. Татарстан идарәсен вакытлыча Ирек Кадамов җитәкли. Ул Хәбибуллинның урынбасары иде.

Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Русия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков белән очрашты. "Бизнес Онлайн" билгеләп узганча, очрашуда Рафис Хәбибуллин булмаган.

Рафис Хәбибуллин Татарстанның Апас районында туган. 1999 елга кадәр эчке эшләр оешмаларында эшләгән. 1999 елдан Татарстан президенты иминлек хезмәте җитәкчесе урынбасары, ә 2002 елдан шушы хезмәтнең җитәкчесе була. Биш ел президент Миңтимер Шәймиевның төп сакчысы булып эшләгәннән соң, 2007 елда аны Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры итеп билгелиләр. Бу вазифада ул 16 ел эшләде.

Соңгы өч елда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсендә дәүләт акчасы белән хәрәмләшүләр турында берничә җинаять эше ачылды. Хәбибуллинның ике урынбасары 4,5 һәм 8,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде, идарәнең бер бүлек җитәкчесе һәм Әлмәт районы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе тоткарланды, әлегә мәхкәмә һәм тикшерү эшләре бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!