Кыргызстанда бер ир Украинадагы сугышта катнашкан өчен биш ел төрмәгә хөкем ителде

Кыргызстан дәүләт иминлек хезмәте вәкилләренең Бекназар Бөрүгулны тоткарлавы

Ул "Вагнер" хосусый хәрби ширкәткә ялланып сугышкан.

Кыргызстанның Нарын төбәк мәхкәмәсе 27 яшьлек Бекназар Бөрүгулны Украинага каршы сугышта катнашканы өчен биш елга хөкем иткән. Бу хакта Азатлык радиосының кыргыз хезмәте (Азаттык) хәбәр итә. Бөрүгул "Вагнер"га ялланып хезмәт иткән.

Бекназар Бөрүгулны Кыргызстанга кайтканнан соң өч атна узгач, 2023 елның августында ялланып хезмәт итүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Тикшерү фаразынча, ул җәзазсын үтәү вакытында Русия төрмәләренең берсеннән "Вагнер" сафына кушылган.

Кулга алынган ирнең хатыны Азаттык радиосына сөйләвенчә, ире 2020 елда Русиягә эшкә дип китә, ләкин бер елдан соң ул наркотиклар ташуда шикләнеп кулга алына.

2021 елда мәхкәмә Кыргызстан ватандашын Русия колонияләренең берсендә ун ел төрмәгә хөкем итә. 2022 азагында, ул "Вагнер" белән килешү имзалый һәм Украинадагы сугышка китә. 2023 елның июль ахырында килешү вакыты чыгып Кыргызстанга кайта.

"Азатлык" радиосының кыргыз хезмәте хәбәр итүенчә, Украинадагы сугышта Русия ягында сугышучы ун Кыргызстан ватандашы үтерелгән. Би-Би-Си ким дигәндә 13 исемне атый. Чынлыкта аларның саны күбрәк булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Украинада Русия составында күпме кыргызстанлы сугышуы билгеле түгел. Кыргызстан иминлек комитеты ялланып сугышучыларга каршы ким дигәндә ике җинаять эше ачкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!