"Гроза" баш мөхәрриренә экспертизаны Казан активистын нацизмны аклауда гаепләгән лингвист һәм психолог ясаган

Иллюстратив фото

Моңа кадәр "Гроза"ны “ят агент” дип таныдылар.

"Гроза" басмасының баш мөхәррире Леонид Спиринга карата Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турындагы административ эшкә экспертизаны Казан төбәкара экспертиза үзәге белгечләре лингвист Екатерина Палеха һәм психолог Анастасия Касыймова ясаган.

2023 елның июлендә Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага каршы Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) җинаять эше ачылды. Моңа Палеха һәм Касыймова ясаган экспертиза нигез булды. Ноябрьдә әлеге белгечләр аны "нацизмны аклауда" гаепләде.

28 апрельдә полиция Казандагы ике активист - Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешканы тоткарлаган иде. Активистларның берсе үзе белән шигарьләр алган булган. Бер шигарьгә "9 май" дип, икенчесенә "м" хәрефен өстен аска әйләндереп язганнар (мөгаен, "сугыш" дигән сүзнең инглизчәсе – "war" күз уңында тотылгандыр).

Экспертиза ясаучылар "9 wай" дигән плакатта "Совет берлеге кораллы көчләре эшчәнлеген тискәре бәяләү", "хәрби дан көненә һәм истәлекле көннәргә тискәре бәя бирү", "Кызыл Армия вәкилләренә карата тискәре бәяләмә тудыруга юнәлдерелгән мәгълүмат", "хәрби дан көнен һәм истәлекле көнне кадерсезләү", "Бөек Ватан сугышы ветераннарының дәрәҗәсен һәм абруен төшерү" кебек билгеләр тапты.

‘’Нет войне" шигаре өчен белгечләр Русиянең хәрби көчләре үз иленең һәм гражданнарының мәнфәгате максатыннан гамәлләр кылуын инкарь итә дип белдерде.

Элегрәк куәт оешмалары вәкилләре активистның фатирында тентү уздырды һәм аны тикшерү комитетына алып китте. Августта Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирында тентү уздыруны канунсыз дип тапты.

  • "Гроза" басмасы Русиядәге мәгариф проблемнары, уку йортларында ришвәт, студентларга һәм укытучыларга карата репрессия очракларын яктыртып килә. 2023 елның ноябрендә Русия хакимияте басманы "ят агент" дип игълан итте. Шул ук айны аның баш мөхәррире Леонид Спиринга карата Русия армиясен "дискредитацияләү"дә гаепләп беркетмә төзелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!