Башкорт активисты Руслан Габбасовның кулга алынган энесен террорчылар исемлегенә керткәннәр

Рөстәм Фәрәретдинов (сулда)

Аны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр.

Росфинмониторинг башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның туганы Рөстәм Фәрәретдиновны "экстремистик эшчәнлеккә яки террорчылыкка катнашлары булуы турында белешмәләр булган физик затлар исемлегенә" керткән. Бу хактагы мәгълүмат оешма сайтында чыкты.

33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре былтыр ноябрьдә тоткарлады. Аны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр. Тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ирне ике айга кулга алды.

"Минем өчен утырачагын әйтеп, әйберләре белән алып киткәннәр", дип язган иде Габбасов. "Энем хатынына әйткән: Русланга җиткер, әгәр ул Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән - утыртачаклар дигән", дип сөйләде Габбасов.

Рөстәм Фәрәретдиновны WhatsAppтагы язышулары өчен гаепләүләрен дә искәртте.

Алар Габбасов белән Украина кораллы көчләре нигезендә Башкорт азатлык гаскәре оешуы турындагы яңалыкны сөйләшкән булган.

Руслан Габбасов ул чакта үзенең дә, үзе мөһаҗирлектә төзегән "Башкорт милли сәяси үзәге"нең дә бу хәрби бүлекчәгә бернинди катнашы булмавын белдергән иде.

- Без бу яңалык турында фикер алышып языштык та, мин энемә бу нәрсәләрне сөртеп куй дип әйткән идем. Кызганыч, ул сөртмәгән, оныткандыр инде. Ә быел мартта ФСБ хезмәткәрләре көтмәгәндә Ишембай районында әнинең өенә тентү белән килгән иде. Энем әнидә кунакта иде, аларның икесен дә миңа ачылган җинаять эше кысаларында сорау алырга алып киттеләр. Әнинең һәм энемнең өйләрендә тентүләр үтте, шул исәптән телефоннарын да тартып алганнар иде. Энекәшнең телефонында шушы язышуларыбызны тапканннар. Анда аның Украина кораллы көчләренә керүче бу башкорт хәрби бүлекчәләренә керергә ниятләве турында бер сүз дә юк. Әмма ФСБ хезмәткәрләре миңа басым ясый алу өчен шушыңа ябышып энемә каршы җинаять эше ачарга булган, - дип сөйләде Габбасов "Idel.Реалии"га.

Шулай ук ул "ФСБ – террорчы оешма, ул үзенең дошманы дип санаган кешеләрнең туганнарын һәм якыннарын тоткын итеп ала", дип белдергән иде.

Террорчы эшчәнлеккә булышу маддәсе нигезендә җиде елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

  • 2021 елның көзендә Габбасов Русиядән китте. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
  • Быел февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
  • 9 ноябрьдә башкорт оппозициясенең берничә каналы томаланды.
  • Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде. Безнең каналларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар икән. Мөгаен Башкортстан хакимиятләре махсус хезмәтләр, интернет белән бәйле оешмалар аша безнең Тelegram-каналларны юк итү эшен башлагандыр, дип белдерде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз