Русия даруханәләреннән төп һормональ дару юкка чыга башлаган

Иллюстратив фото

Төймәдә сатыла торган метилпреднизолон турында сүз бара. Саклану министрлыгында хастаханәләрдәгесенең 7,3 айга, даруханәләрдәгесенең 1,2 айга җитәчәген әйтәләр. Русиядә ревматик авырулары булган 182 меңләп кеше тиешле дәваланудан мәхрүм калырга мөмкин.

Мәскәү даруханәләрендә ревматик авыруларны дәвалаганда кулланыла торган һормональ дару - метилпреднизолон беткән. Бу хакта зур даруханәләр челтәрләренә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Бу - Orion Pharma фин ширкәте җитештергән һәм "Метипред" исеме белән сатылган һәм Американың Pfizer ширкәте җитештереп, "Медрол" исеме белән сатылган дарулар.

RNC Pharma аналитик ширкәте хисабына күрә, 2023 елның гыйнвар-ноябрь айларында 74 мең кап метилпреднизолон кулланышка кертелгән булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17 тапкырга, 2021 елның гыйнвар-ноябрендәгегә караганда 86 тапкырга азрак диелә.

Шул ук вакытта 2023 елның гыйнвар-ноябрендә кулланышка "Медрол" гына кертелгән, ә әле 2021 елда гына базарның 92,4 процент өлешен алып торган "Метипред" бөтенләй сатуга чыкмаган.

Русиянең "Надежда" ревматология ассоциациясендә бу даруларның җитмәвен раслаганнар. Саклану министрлыгында исә хастаханәләрдәге метилпреднизолонның 7,3 айга, даруханәләрдәгесенең 1,2 айга җитәчәген әйткәннәр.

Ассоциация хисабына күрә, Русиядә ревматик авырулары булган 182 меңләп кеше тиешле дәваланудан мәхрүм калырга мөмкин.

Төймә рәвешендә сатыла торган метилпреднизолонны тире авырулары һәм аллергия дәвалаганда да кулланалар.

Бу дару белән Русияне иң төп тәэмин итүче - Orion Pharma Русия базарыннан 2023 елда, Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында китте.

"Финн Фарм"оешмасында искәртүләренчә, Orion Pharma Русиягә даруны сатуын тулысынча туктаткан.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ Русиягә кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә.
  • Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lillyның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
  • 2022 елның март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
  • Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган "Эвиплера" даруы да җитми башлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!