Баймак мәхкәмәсе район башлыгы Фәнис Әминевка "экстремизмга каршы көрәш белән бәйле профилактик эш булмавы "турында билгеләмә чыгарган.
Бу хакта Башкортстан республикасы мәхкәмәләренең берләшкән матбугат үзәге җиткерде.
Шулай ук мәхкәмә районның полиция җитәкчесе Рәшит Насыйровны "канунга каршы гамәлләрне булдырмау максатында" җирле халык белән профилактик эш уздырырга тиеш дип тапкан.
Хәзерге вакытта Баймакта активист Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карарына меңләгән кеше каршылык белдерә. Алсыновны "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәсе нигезендә бүген дүрт ел колониягә хөкем иттеләр. Төрле бәяләмәләргә күрә, мәхкәмә янына ун меңгә кадәр кеше җыелган.
Кешләр әле дә таралышмый, Фаил Алсыновны да әлегә алып китмәделәр.
"Пруфы"га вакыйгаларга урынындагы хатын-кыз куәт оешмалары вәкилләре ирләрне аяусыз кыйный дип сөйләгән.
"Күсәкләр белән башларына, аркаларына сугалар, кемнеңдер күзен дә чыгарган диделәр. Моңа җавап итеп халык төркеме кар ата", дигән ул.
Хатын-кыз кешеләрнең Алсыновны көтүен әйткән. "Ирләр автобусны әйләндереп капласак каплыйбыз, тик Фаилне бирмибез ди", дип сөйләгән ул. Аның әйтүенчә халык бик бердәм.
Шул ук вакытта каршылык чарасында катнашучылар арасында төрле имеш-мимешләр йөрүе әйтелә. Аерым алганда Баймакка Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның, шулай ук өстәмә рәвештә куәт оешмалары вәкилләренең килүе турында сүзләр бар. "Ике имеш-мимеш тә дөрес булырга мөмкин", дип җиткерә "Куштау Байрам" Telegram-каналы. "Беренчедән, кешеләр Фаилне алып китәргә бирми. Икенчедән, кешеләр күп җыелган, көчләре җитмәскә мөмкин шуңа халыкны рәхимсез рәвештә куып таратырга дигән фәрман юк. Вакытны сузалар. Бәлки Хәбиров килеп, кешеләрне тынычландырырга тырышыр. Әгәр килеп чыкмаса, халыкны куып таратырга дигән боерык булачак һәм рәхимсез тоткарлаулар булачак", дип язды канал.
Шулай ук җыелучылар арасында бу хәлгә Мәскәү дә катышкан дигән сүзләр йөрде. Янәсе, көндезге сәгать өчтә (Башкортстан вакыты беләнме, Мәскәү вакыты беләнме - монысы әйтелмәде - ред) ниндидер сөйләшүләр узачак һәм бәлки Фаил Алсыновка чыгарылган карарны яңадан да карарга мөмкиннәр. Әмма соңрак Алсыновның адвокаты бүген активистка чыгарылган хөкем карарын яңадан карау булмаячак, моны бары тик Башкортстан Югары мәхкәмәсе аша гына эшләп булачак дип белдерде.
- Бүген, 17 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
- Утырыш башланганчы ук Баймакта хакимиятләр басым чаралары күреп куйды. Әйтик Баймак районы мәхкәмә бинасыннан берничә чакрым тирәлектә тулысынча диярлек интернетны томаладылар.
- Шәһәргә машиналарны кертмәделәр. Шуңа карамастан кешеләр машиналарын юлда, ишек алларында калдырып, мәхкәмә бинасы янына җәяү килде. Мәхкәмә бинасы янына меңләгән кешенең җыелды. Алар "Азатлык" дип кычкырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!