Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасының Көнчыгыш Европа белән бәйле мөдире урынбасары Денис Кривошеев Башкортстандагы протестлар уңаеннан белдерү чыгарды.
"Бездәге дәлилләр бу каршылык белдерүчеләргә карата чамадан тыш көч кулланылуын фаразларга мөмкинлек бирә. Җирле халык тыныч җыелышлар уздыру хокукларыннан файдаланырга теләгәч, югары дәрәҗәдәге саклану кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән полиция моңа аяк чалмакчы булды һәм бу бәрелешләр килеп чыгуга сәбәпче булды. Социаль челтәрләрдә видеолар чыкты, аларда протест белдерүчеләр полициянең күз яше агыза торган газ һәм башка кырыс алымнар куллануына җавап итеп, полициягә кар ата", дип язган ул.
Аның сүзләренчә, протест белдерүчеләргә каршы гаепләүләр һәм хакимиятләрнең без киңкүләм тәртипсезлекләргә җавап бирдек дип ышандыруы бөтенләй нигезсез булып тоела.
"Бу очракта полициянең гамәлләрен, шул исәптән каршылык белдерүчеләргә көч куллануын ашыгыч һәм гадел тикшерергә, бу вакыйгалар белән бәйле канунсыз тоткарланган яки сак астына алынган барлык протест белдергәннәрне ашыгыч рәвештә азат итәргә кирәк", дигән ул.
Башкортстандагы хәлләргә бүген Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков фикер белдерде. Аның сүзләренчә, Башкортстанда бернинди тәртип бозу юк, фәкать аерым күренешләр генә бар — алар белән хокук саклау органнары һәм җирле хакимиятләр шөгыльләнә, диде ул.
- 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
- Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
- Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
- Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!