Журналистларны яклау комитеты: Русиянең тикшерү изоляторлары һәм колонияләрендә 22 журналист утыра

Журналист Алсу Кормашева

Журналистларны яклау комитеты Русия турында сөйләгәндә ил хакимиятләре эзәрлекләгән журналистлар  арасында чит илватандашлары яки ике ватандашлыгы булган затлар күп дип искәртә.

2023 елның декабренә дөньяда үз эшчәнлеге аркасында тоткынлыкта кимендә 320 журналистның утыруы билгеле. Бу хакта- Журналистларны яклау комитеты (CPJ) хисабында әйтелә. Ул хөкүмәтнеке булмаган халыкара оешма, штаб-фатиры Нью-Йоркта урнашкан.

Ирегеннән мәхрүм ителгән журналистлар саны ягыннан бу тарихтагы иң зур күрсәткечләрнең берсе, әмма 2022 елдагыдан азрак, дип искәртә оешма.

Иң күп журналистлар Кытай төрмәләрендә - 44 кеше. Мьянмада 43 журналист ирегеннән мәхрүм ителгән. Өченче урында Беларус - 28 журналист.

Русия исә дүртенче урында. Журналистларны яклау комитеты белешмәләренчә, ил колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында 22 журналист тотыла.

Хисапта әйтелгәнчә, Израилдә дә журналистларны утырту очраклары арткан, монда сүз фәләстиннәр турында баруы искәртелә. Алар былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘС Израилгә һөҗүм итү сәбәпле Газзәдә сугыш башланганнан соң ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Журналистларны эзәрлекләү Иранда, Вьетнамда, Әфганстанда һәм башка илләрдә дә арткан.

Журналистларны яклау комитеты Русия турында сөйләгәндә ил хакимиятләре эзәрлекләгән журналистлар арасында чит илватандашлары яки ике ватандашлыгы булган затлар күп дип искәртә.

Былтыр Русиядә АКШ ватандашлыгы булган ике журналист тоткарланды һәм алар хәзер тикшерү изоляторында утыра. Бу The Wall Street Journal хәбәрчесе Эван Гершкович һәм "Азатлык" радиосы журналисты Алсу Кормашева.

Аны ят агент буларак теркәлмәвендә һәм соңрак Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. Ул гаебен танымый.

Русиядә рәшәткә артында утыра торган тагын 10 журналист - Украина ватандашлары, шул исәптән кырымтатарлар диелә.

Шулай ук хисапта Русия хакимиятләренең чит илдә яшәүче һәм эшләүче берничә танылган журналистны тоткарларга рөхсәт бирүе яки читтән торып хөкем итүе әйтелә. Бу аеруча 2022 елның февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң нык арткан диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!