2023 елда Татарстанда 18 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыкланган

Бу моңа кадәр күрелмәгән сан.

2023 елда Татарстанда яман шеш беренче тапкыр 18 152 кешедә ачыкланган. Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында сөйләде.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов яман шеш авыруларының арту сәбәбен атады.

"Авыруларның артуның сәбәбе республикада халык санының 3 процентка үсүе. Шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең саны да 6 процентка үсте. Бу яшьтәге кешеләрдә нигездә шеш табыла", дип сәбәпләрен аңлатты ул.

18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.

2023 елда онкологиянең иң еш очрый торган төрләре - юан һәм туры эчәк шешләре (13,8%), тире меланомасы (13,5%), күкрәк бизе шеше (12,8%), үпкәләр (8,1%), хатын-кызларның җенси органнары (8,8%) һәм башкалар.

Бүгенгә Татарстанда яман шеш белән авыручылар исәбендә 121 меңнән артык кеше тора.

2022 елда Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны беренче тапкыр 17 меңнән артты.

Былтыр соңгы биш елда яман шеш белән авыручылар 4,6 процентка артуы әйтелде. Азатлык бу уңайдан Чаллы шәһәрендә яшәүче, күкрәк бизе яман шешеннән дәваланучы Энҗе (фамилиясен язмауны сорады) белән сөйләшкән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!