Башкорстанда "Айнык авыл" бәйгесендә җиңүчеләргә каралган акчаларның күләмен арттырганнар, быел ул 48 млн 400 мең сум булачак. Бу хакта "Башинформ" җиткерә. Республикада мондый бәйге бишенче тапкыр уза. Бу вакыт аралагында 39 авыл бәйгедә катнашып төрле урыннар яулаган.
Мәсәлән 2022 елда Тәтешле районының Түбән Балтач авылы җиңгән булган. Авылда эчкече өч ирне айнытканнар.
"Без аларны Уфага дәваланырга барырга күндердек. Үзебез илттек, алар тернәкләнү үтте. Хәзер дә кире эчә башламасыннар өчен ярдәм итеп торабыз", дип аңлаткан агентлыкка җирлек башлыгы Эдуард Рәхимҗанов.
"Айнык авыл" бәйгесе инде бетсә дә, авылда активистлардан төзелгән оештыру комитеты һаман таркалмаган, алар әле дә үз җаваплылыкларына алган ирләр янына барып тора, аларны иҗтимагый файдалы эшләргә, спорт һәм мәдәният чараларына җәлеп итәргә тырышалар дип яза "Башинформ".
Кайбер авылларда бәйгедә җиңеп алган акчаларга авылларны төзекләндерәләр диелә. Мәсәлән, Тәтешле районының Иске Күрдем авылында җиңеп алган акчаларга авылдагы чишмәне төзекләндергәннәр. Ә Күгәрчен районының Бикбулат авылында бүләккә бирелгән 5 млн сум белән "Акбүзат" балалар спорт мәйданчыгы ясаганнар.
Быел акчаларны арттырулары ярдәмендә беренче тапкыр район этабында җиңүчеләр 200әр мең сум алачак. Ә финалга чыгучылар - 12 авыл үзара 1,5 - 6 млн сумны бүлешәчәк.
Бәйгегә нәтиҗәләр Уфаның "Торатау" конгресс-холлында, 25 апрельдә ясалачак диелә.
- Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар. Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп. Икенче урында – Стәрлетамак, өченчедә – Бәләбәй диелде.
- Былтыр гыйнвардан августка кадәр - 8 ай эчендә Башкортстанда исерткеч эчемлекләрдән агуланып 116 кеше үлгән. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17 кешегә күбрәк. Ул чакта 99 кеше агуланып вафат булган.
- Русиядә ун ел эчендә беренче тапкыр "хәмергә бәйлелек" дигән диагноз куелу очраклары арткан. Росстат белешмәләренчә, 2010 елдан 2021 елга кадәр беренче тапкыр ачыкланган эчкечеләрнең саны йөз меңгә кимеп, 153,9 меңнән 53,3 мең кешегә калган булган. 2022 елда исә табиблар шундый 54,2 мең кешене ачыклаган. Шул ук вакытта Росстат китергән белешмәләр дәүләт наркодиспансерларына мөрәҗәгать иткән кешеләрне генә үз эченә ала
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка сөйләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!