Башкортстандагы мәхкәмә "Баймак эше" нигезендә алты бала атасын тагын ике айга тикшерү изоляторында калдырган

Баймактагы протестлар

Айсыуак Яугастинны сак астына алулары турында 28 гыйнварда билгеле булды. Ул башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чараларында катнашканнан соң тоткарланды. Ул чакта кызы әтисен кыйнаулары турында сөйләде. 

Мәхкәмә "Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "Куәт оешмасы вәкиленә карата көч куллану"да гаепләнгән Айсыуак Яугастинны сак астына алуларына белдерелгән шикаятьне кире каккан.

Бу хакта аның кызы Алитага сылтама белән RusNews яза.

Айсыуак Яугастинны сак астына алулары турында 28 гыйнварда билгеле булды. Ул башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чараларында катнашканнан соң тоткарланды. Ул чакта кыз әтисен кыйнаулары турында сөйләде.

"Баймакта аны кыйнаганнарын бүген генә белдек, чиләбенеке (куәт оешмасы вәкиле). Безнең Баймак хезмәткәрләре аны якламакчы булган, әмма аларны тиргәп кенә атканнар", дигән Алита.

Айсыуак Яугастин — алты бала атасы, аның бишесе балигъ түгел. Протестлардан соң аны Баймакта тотканнар, хәзер ул Уфада тикшерү изоляторында.

Элегрәк куәт оешмалары вәкилләре кыйнады дип белдергән Дим Дәүләткилдинне дә "Баймак эше" нигезендә тикшерү изоляторынад калдырулары билгеле булды.

Уфада яшәгән Рифат Даутов исә 25 гыйнварда ОМОН хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган үлгән иде.

Медиалар аның тоткарланганнан соң автозакта үлүен язды. Кайбер төркемнәрдә исә ялган хәмердән агуланып үлгән дип яздылар.

6 февральдә, ОМОН һәм полиция контроле астында Рифат Даутовны җирләделәр. Мәрхүмнең гаиләсе җирләүгә күп кеше килмәсен өчен аны күмү көнен һәм вакытын сер итеп саклады.

  • 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.
  • Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланды. Кешеләргә Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде: "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру" , "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу", "хакимият вәкилләренә карата көч куллану".
  • Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!