Татар халкының үзенчәлеген саклау програмында каралган чараларның яртысы медиапроектлар белән бәйле булачак

Архив фотосы

Архив фотосы

Узган ел хөкүмәт дәүләт програмын финанслауны 37 млн сумга киметкән иде.

Татарстан хөкүмәте 2024-2026 елларга исәпләнгән "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына үзгәрешләр кертте. Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда дәүләт програмының максатка ирешү өчен бурычлар күрсәтелгән.

Програмның төп максаты — Татарстан һәм аннан читтә яшәүче татар халкының милли үзенчәлеген саклау, диелгән. Чараларның яртысыннан күбрәк татар мәгълүмати һәм коммуникация инфраструктурасын үстерүгә бәйле.

Яңа карарда киләсе өч елда максатка ирешү өчен аерым бурычлар һәм күрсәткечләр билгеләнгән:

— Матди һәм матди булмаган мирас объектларын өйрәнү һәм популярлаштыру саны, 2020 ел белән чагыштырганда, 22,9 процентка артыру (2020 елда 612 объект булса, 2026 елда аларның саны 752гә җитү бурычы куела);

— Русия төбәкләрендә татар яшәгән урыннарны өйрәнү дәрәҗәсен 55 процентка җиткерү;

— Музей фондларына тапшырылган археологик артефактлар саны 1 меңгә җиткерү (Татарстаннан читтә яшәүче татарларның тарихына бәйле ядкәрләр);

— Татар теле һәм мәдәниятен өйрәнүгә бәйле укыту-методик комплекслары, уку әсбаплары, програмнар 18 данәгә арттыру;

— Програмдагы чаралар арасында интеллектуаль мөмкинлекне арттыруга юнәлдерелгән чараларның өлешен 30 процентка үстерү;

— Дәүләт програмындагы чараларның 56 процентын медиапроектлар форматында үткәрү.

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт програмы узган ел яңартылды. Документтан күренгәнчә, аңа каралган финанслар күләме кими.

Соңгы дүрт елда – 2020-2023 елларга исәпләнгән дәүләт програмына 375,1 млн сум бүленгән булган. Аерым алганда, 2020 елда – 70,4 млн сум, 2021 – 107,4, 2022 – 106,9, 2023 елда 88,4 сум күләмендә финанслау бирелгән.

2024-2026 елга исәпләнгән яңартылган дәүләт програмында өч елга финанслау 265,4 млн сум күләмендә билгеләнгән. Ел саен бу максаттан 88,4 млн сум акча биреләчәк. Узган өч ел (2021-2023) белән чагыштырганда, финанслау 37,3 млн сумга азрак дигән сүз.

2023 елда Татарстанда дәүләт телләре програмына каралган акчаларны кыскартырга теләүләре турында хәбәр ителде. Медиа язуынча, Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты Мәкъзүм Сәлахов акча кисмәүне сорап югары даирәләргә мөрәҗәгать иткән. Ахыр чиктә, галимнәргә каралган финанслар элеккечә калачак диелде.

Моңа кадәр Татарстан хөкүмәте республиканың милли сәясәтне тормышка ашыру програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүен бетерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!