Казан автобусларын тавыш бирү урыны итеп көйләячәкләр

Иллюстратив фото

Автобусларны "гадәттән тыш хәл килеп чыга калса" дип әзерлиләр. Казан автобусларында сайлау бүлгеләрен беренче тапкыр 2020 елда, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш биргән вакытта оештырганнар иде. 

Русия президентын сайлау вакытында Казанда автобусларны тавыш бирү өчен резерв пунктлар буларак кулланачаклар. Бу хакта Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Булат Алиев әйтте. Аның сүзләренчә, автобусларны "гадәттән тыш хәл килеп чыга калса" дип әзерлиләр.

Бөтен сайлау бүлгеләре дә диярлек күзәтү камералары белән җиһазландырылачак, дип ышандыра Алиев. Шул ук вакытта аларны тәртип саклау оешмаларында эшләүчеләр саклап торачак, ә тавыш бирергә килүчеләрне металл детекторлары аша уздырачаклар.

15 марттан 17 мартка кадәр Казанда 466 сайлау бүлгесе эшләячәк, шуларның 31е - "вакытлыча яшәү урыннарында" булачак.

Казан автобусларында сайлау бүлгеләрен беренче тапкыр 2020 елда, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш биргән вакытта оештырганнар иде.

  • Русиядә президентны сайлау быел 15-17 мартта үтәчәк. Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.
  • Русиядә президент сайлавы узган көннәрдә, 15 марттан 17 мартка кадәр, Башкортстанда "Рәхмәт" чарасы үтәчәк. Сайлауга килеп тавыш биргән башкортстаннарга QR-кодлы билет бирәчәкләр, ә алар ярдәмендә махсус бүләкләр отып булачак.
  • Башкортстанда халыкны бүләкләр белән кызыктырып кына түгел, сайлауда мәҗбүри дә катнашырга мәҗбүр итәләр. Мәсәлән, Азатлык күптән түгел Башкорт дәүләт педагогика университеты студентларына Русия президентын сайлауда катнашу өчен югары уку йортына якын булган сайлау бүлегенә теркәлергә кушуларын язган иде.
  • Шул ук вакытта Казандагы "Нәфис Косметикс" оешмасы хезмәткәрләрен Путин өчен тавыш бирергә мәҗбүр итәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!