Русия хакимиятләре Мәскәү һөҗүме аркасында Украинадан Русиягә чыгарылган балаларны "яңадан тәрбияләмәкче" була. Бу хакта "Медуза" тикшеренүендә әйтелә. Басма Русия мәгариф министрлыгының украин балаларын "интеграцияләү"гә багышланган документларын тикшергән һәм исемнәрен күрсәтмәү шарты белән министрлыктагы түрәләр белән сөйләшкән.
Документлар һәм түрәләр раславынча, украин балаларын идеологик эшкәртү програмы аша уздырмакчылар, аларны ватаннарына бүтән кайта алмаячакларына ышандырмакчы булалар. Шул ук вакытта түрәләр украин балалары Русиягә карата тискәре мөнәсәбәттә калыр һәм киләчәктә Русия хакимиятләренә каршы чыгар дип курка.
Мәгариф министрлыгы документларында әйтелгәнчә, аерым алганда, Русия укытучылары Украинаның басып алынган җирләреннән китерелгән балаларны Русиянең "рухи-әхлакый" кыйммәтләре" нигезендә тәрбияләргә, "җимергеч идеологиядән" коткарырга тиеш.
Бу "идеология" турында, әйтик, "Күп мәдәниятле белем бирү мохитендә низаглар, экстремизм һәм террорчылык күренешләре профилактикасы" дигән методичкада һәм аның сүзлегендә телгә алына. Монда украин балалары кулланырга мөмкин булган кайбер сүзләр, әйтик "Украинага дан" дигән сүз милләтчелек идеологиясе күренеше дип язылган.
"Хәрби хәрәкәтләр алып барылган урыннан килгән үсмерләр белән эш итү" дип исемләнгән башка бер ярдәмлектә мондый балалар "каршылык күрсәтергә", "көйсезләнергә", "өлкәннәргә ышанмаска" мөмкин диелгән. Әгәр баланың әти-әнисе һәлак булган яки хәбәрсез югалган икән, укытучы балага бу хакта турыдан-туры әйтергә һәм "кичерешләрен кичерергә" мөмкинлек бирергә тиеш дип кушылган.
Балаларны Украинадан күчереп китерүнең сәбәбе "геосәяси вазгыятьнең катлаулануы белән бәйле" дип аңлатырга тиешләр.
Мәктәптә укыган чакта балада "русия үзаңы" формалашырга тиеш. Ярдәмлектә әйтелгәнчә, укучы "үз иле өчен горурлык тоярга, ватанпәрвәрлек, шушы илнеке булуын хис итәргә" тиеш. Нинди ил белән горурланырга икәне әйтелмәгән.
"Медуза" белән сөйләшкән кайбер укытучылар бу методичкалар һәрчакта да кулланылмый дип искәрткән.
Мәгариф министрлыгында эшләүче бер кеше әйтүенчә, министрлык хезмәткәрләре "үзара сөйләшкәндә украин балалары - киләчәктә террорчы булырга мөмкин дип фикер йөртә". "Без юләр түгел бит, Русия Украинага "тынычлык һәм яхшылык белән" килмәде. Андагы балаларны дошман мохиткә алып чыкканнар икән, ул балалар каршылык күрсәтергә мөмкин", дигән басма әңгәмәдәшчесе.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
- Украинаның сугыш барышында туплаган мәгълүматларынча, Русиядә һәм баскынлыктагы җирләрдә 20 меңнән артык украин баласы бар.
- Былтыр мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
- Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
- Русия хакимиятләре балаларны хәрби хәрәкәтләрдән "коткардык" дип ышандыра һәм әти-әниләре яки кайгырту-күзәтүгә алучылары мөрәҗәгать итсә, кире кайтарырга әзер булуларын әйтә.
- 2023 елның сентябрь уртасына билгеле булганча, Башкортстанда Украинаның 30 баласы тотыла. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры әйтүенчә, баштагы чорда украин балаларын уллыкка алырга теләүчеләр бик күп булган. Әмма кыенлыклар туган, балаларга Русия ватандашлыклары алганнар. Хәзер "уллыкка алырга теләүчеләр агымы үтте, әлегә бер баланы да алмадылар", ди түрә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!