Быел Fashion Iftar чарасы татар һәм фәләстиннәр мисалында патриотизмны күрсәтүгә багышланачак

Чараны оештыручы Җәннәт Минһаҗева

Оештыручылар фәләстиннәрнең Туган Батыр каһарманы кебек үз җире өчен көрәшүен күрсәтергә тели.

31 мартта Казанның "Ak Bars retro cars" мәйданында Fashion Iftar ислам модасы күрсәтү ифтар чарасы узачак. Быелның төсе — куе яшел төс, темасы — татар һәм фәләстиннәр мисалында патриотизмны күрсәтү булачак. Бу хакта бүген чараны оештыручы стилист Җәннәт Минһаҗева "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

"Ифтарның темасы — безнең заман каһарманы Туган Батыр һәм Фәләстин. Бу үз җиреңне ярату принцибы белән сайланды. Туган Батыр үз җире өчен көрәшкән кебек фәләстиннәр дә үз ватаннары өчен көрәшә. Монда бик көчле патриотизм бар. Моны хупларга һәм үстерергә кирәк, бу безнең өчен үрнәк", диде ул.

Мода ифтарында "Алга", "Иркә" татар брендлары катнашачак. Туган Батыр проекты кысаларында татар патша кызы образы тәкъдим ителер дип көтелә.

Узган ел кунакларны VIP һәм VIP булмаганнарга бүлү бәхәсләр уятты. Бу уңайдан чарага үзгәрешләр кертелгән.

"Без икенче катны ябып, аннан техник зона ясаячакбыз. Барлык кунаклар да беренче катта утырачак. Быел чараның химаячесе булып, финанс ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар. Алар ифтарга чиратсыз керә алачак", диде Җәннәт Минһаҗева.

Аныңча, элек VIPлар утырган икенче катта бары дизайнерлар булачак.

Шулай ук 6 апрельдә Fashion Iftar Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә үткәрергә җыеналар. Ул 300 кешегә исәпләнәчәк. Оештыручылар Дубайда күпләп русия резидентларының яшәве белән аңлатты.

2023 елда Fashion Iftar чарасы җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты. Җырчы, берничә ел элек "Голос" тамашасында җиңгән Сәидә Мөхәммәтҗанова Instagram битендә ифтар чарасын тәнкыйтьләп чыкты. Сәидәне чараның 90%ы урыс телендә алып барылуы, кешеләрне VIP һәм VIP булмаганнарга бүлүләре, намаз уку вакытында "мода" күрсәтелүе һәм аның музыкасының намаз укырга комачаулавы борчыган.

Җәннәт Минһаҗева тәнкыйтьне кабул итмәде, ул аны ел саен кабатлана торган һейт дип атады, моны Сәйдә Мөхәммәтҗәнованың яшьлек максимализмына сылтады һәм йомшак кына иттереп тәнкыйтьләүчеләргә кешеләрнең эшенә тыкшынмаска, акыл өйрәтмәскә киңәш итте.

  • "Туган Батыр" милли проекты 2022 ел башында Болгарда тәкъдим ителде. Ул Татарстан мөфтияте һәм "Туган авылым" милли-туристлык комплексы ярдәмендә тормышка ашырылган. Туган Батыр образы нигезендә язучы Зөлфәт Хәкимнең махсус язылган әкиятләре ята. Ул әкияттә бүгенге көн вакыйгалары, шул исәптән сугыш мәсьәләсе дә күтәрелүен сөйләде. Туган Батыр образы яңа әсәрләрдә, компьютер уеннарында, комиксларда, мобиль квестларда, мультфильмнарда гәүдәләндереләчәк.
  • 2023 елның 7 октябрендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучы фәләстиннәр саны 31 меңнән артып китте, аларның 12,3 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!