Башкортстанда "Башкирская" кошчылык фабрикасы хөкүмәттән кош кизүе чыккач юк ителгән тавыклар өчен 700 млн сум таләп итә

Иллюстратив фото

Кошчылык фабрикасы аерымлап сатуга йомыркаларын быел җәй чыгармакчы була. Шул ук вакытта оешма ветеринария дәүләт комитетын мәхкәмәгә биргән, 700 млн сум сорый. Башкортстанның ветеринария дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин оешмада кош кизүе чыгуын бөтен республика өчен "бәла булды" дигән иде.

Башкортстанда былтыр кош кизүе табылган "Башкирская" кошчылык фабрикасы республика хөкүмәтен арбитраж мәхкәмәгә биргән. Ул ветеринария дәүләт комитетының тавыкларны юк иткән өчен 700 млн сум компенсация түләүдән баш тартуы белән килешми. Бу хакта РБК җиткерә.

Азатлык алданрак хәбәр иткәнчә, Уфа янында – Авдон авылындагы "Башкирская" кошчылык фабрикасында кош гриппы былтыр август башында чыккан иде. Оешма елына 700 млн йомырка җитештерә, бу республика ихтыяҗларын 70 процентка тәэмин итә.

Кизү чыкканнан соң "Башкирская"да 3,25 млн баш кош, 18,25 млн йомырка, 70 тонна ит һәм ит ризыклары юк ителгән. Кошчылык фабрикасы аерымлап сатуга йомыркаларын быел җәй чыгармакчы була.

Башкортстанның ветеринария дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин оешмада кош кизүе чыгуын бөтен республика өчен "бәла булды" дигән иде. Юк ителгән кош-кортларның саны - республикадагы барлык кошларның 25 процентын тәшкил иткән. "Башкирская" фабрикасында чирнең каян чыгуы әле дә ачыклана дип хәбәр ителде гыйнвар аенда.

  • "Башкирская"да кош кизүе ачыклангач Татарстанда биредә җитештерелгән 300мең йомырканы сатудан алдылар.
  • Татарстан республикасы җирләре куркыныч яный торган зонага кертелмәгән иде. Әмма август ахырында Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында да кош кизүе чыкты. Тавыклар 25 августта ук үлә башлаган диелде. Чир таралу куркынычы булганга, кошчылык фабрикасыннан 55 километр радиуста карантин кертелде, бу зонага республиканың тугыз районы эләкте. Уфа районындагы Авдон авылыннан Лениногорски кошчылык фабрикасына кадәр ара – 240 километр.
  • Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыкканнан соң 213 баш тавык һәм 225 йомырка юк ителгән иде. Тавык фермасыннан биш чакрым тирәлектә яшәүчеләрнең 177 тавыгы тартып алынды. Лениногорски кошчылык фабрикасына 50 миллион сум тирәсе зарар килүе әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!