Истанбулда Каюм Насыйри институты үзәге ачыла

Иллюстратив фото

Бүгенгә Русия төбәкләре һәм БДБ илләрендә 13 үзәк эшли.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты үзәге ачылачак. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында игълан чыкты. Үзәкне ачуга Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплы.

Истанбулдагы үзәк онлайн дәресләр бирү, лекцияләр, фәнни җыеннар, вебинарлар оештыру белән шөгыльләнәчәк. Ачылыш вакыты әлегә әйтелми. Үзәк ел ахырына кадәр ачылырга тиеш.

Төркиядә Татарстаннан өч вәкил институт үзәгенең ачылышында катнашачак, алар Истанбулга татар теле һәм әдәбиятын китаплары, дәреслекләр, уку әсбаплары китерәчәк диелә. Шунда ук "түгәрәк өстәл" оештырылыр дип көтелә.

Татарстан бюджеттан барлыгы 3,1 млн сум бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта бу финанслар Каюм Насыйри институтларының башка шәһәрләрдәге үзәкләрен тотуга да каралган. Аерым алганда, Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Уфа, Пенза, Чабаксар, Ульян, Тубыл, Самар шәһәрләрендә, Пермь краеның Барда шәһәрендә татар үзәкләре булдыру яисә аларга ярдәм итү күздә тотыла. Бу исемлектә Астана (Казакъстан), Бишкәк (Кыргызстан), Ташкент (Үзбәкстан), Баку (Азербайҗан) һәм Истанбул (Төркия) шәһәрләре бар.

Контрактны отучы Русия төбәкләре һәм чит илләрдә мәгариф-мәдәни татар үзәкләре челтәрләре, татар әдәбиятын өйрәнү үзәкләре ачу һәм аларны оештыру-методик ярдәм белән тәэмин итәргә тиеш булачак.

2014 елда Татарстан Германиянең Гете, Испаниянең Сервантес тел үзәкләре үрнәгендә Каюм Насыйри үзәген булдырды. Ул Казан федераль университеты каршындагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында эшли. Аның низамнамәсендә үзәк Русиядә, чит илләрдә татар, урыс телен һәм мәдәниятен укыту, аны популярлаштыру, телнең үсешен тәэмин итү белән шөгыльләнә дип язылган.

Бүген Каюм Насыйри институтының 13 үзәге эшли. Узган елларда Астанада (Казакъстан), Бишкәктә (Кыргызстан), Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Уфа, Самар, Пенза, Чабаксар, Ульяновски, Тубыл шәһәрләрендә һәм Пермь краенда үзәге ачылган иде.

2022 ел ахырында Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә үзәк ачылды. Ул татар һәм урыс телен популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк диелде.

Элегрәк Азатлык Каюм Насыйри институты эшенә күзәтү ясаган иде. Үзәкләр саны артса да, сыйфаты аксавы әйтелде. Ул вакытта институтның мөдире Әлфия Йосыпова акча кимүе турында да белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!