Мордовиядәге адвокат Марат Ашимов тоткарланган

Марат Ашимов. Архив фотосы

Ул акча белән бәйле хәрәмләшү маддәсе нигезендә тоткарланган

Кичә, 27 мартта Мордовиядә яшәүче адвокат Марат Ашимов тоткарланган. Бу хакта үзенең Telergram каналында адвокат Руслан Нәгыев яза. Ул акча белән бәйле хәрәмләшү (Русия Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 өлеше) маддәсе нигезендә тоткарланган. Ашимов өстеннән шикаятьне аңа мөрәҗәгать иткән кеше язган, ди Нәгыев.

"Иртәгә, 29 мартта Саранскиның Ленин районы мәхкмәсендә Марат Ашимовның җинаять эше нигезендә утырыш булачак, аны кулга алу хөкеме каралачак. Адвокатлар Ашимов яклы. Төгәлрәк мәгълүмат соңрак булачак", дип язган Руслан Нәгыев.

  • Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул башлыча мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт ителмгән низаг чыккач, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады. Ул еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!