Дөнья татар конгрессы Омски өлкәсендә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм җыю турында игълан итте

Иллюстратив фото

Авыллардан халык эвакуацияләнә.

Омскиның Ишим-Кала (Усть-Ишим) районындагы Әшевән авылында, дамбаны җимереп, авыл урамнарына су керә. Өйләр тәрәзәгә кадәр суда. Авыл халкының мөлкәтенә зарар килә, терлек зыян күрә. Су басу аркасында авыл халкы эвакуацияләнде. Бу хакта Дөнья татар конгрессының рәсми сайты яза. "Шулай ук Әбәркүл авылында да су басуы турында хәбәр иттеләр", диелгән анда.

"Без, Дөнья татар конгрессы, Татар дөньясын табигать афәтенә дучар булган кешеләргә булышырга чакырабыз. Әлеге фаҗигагә битараф булмаучылар түбәндәге реквизитлар буенча матди ярдәм күрсәтә ала. Барыбыз да бердәм булып, шушы балә-казага юлыккан кешеләргә ярдәм итүдә үз өлешебезне кертик. Без, татарлар, авыр чакта бер йодрык булып берләшә беләбез", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук су басу аркасында Омски өлкәсенең Тара һәм Тевриз районнарында гадәттән тыш хәл кертелде.

  • Апрель башыннан бирле Русиянең берничә төбәгендә су басулар дәвам итә. Аеруча Оренбур өлкәсендә яшәүчеләр нык зыян күрде. Монда 16,5 меңнән артык кешене эвакуацияләделәр, шуларның биш меңләбе балалар иде. Ташуга федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл статусы бирелде. Соңгы белешмәләргә күрә, инфраструктурага 40 млрд сумнан артык зыян килгән.
  • Оренбур өлкәсендәге Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши.
  • Татар конгрессы узган айда Оренбурда су баскан авылларга булышу инициативасы белән чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!