Татар классик шагыйре һәм меценат Закир Рәмиев турындагы операга либреттоны Ренат Харис язачак. Ә музыкасын язу эше яшь профессиональ композитор Миләүшә Хәйруллинага тапшырылырган иде. Бу хакта 2022 елда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белдерде. Әмма Миләүшә Хәйруллина бу иҗат эшеннән читләштерелгән. Дәрдмәнд турында операга көйне композитор Резеда Ахиярова язачак. Бу хакта Җәлил театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов "Реальное время" медиасына биргән интервьюда әйткән.
"Бизнес Online" үз чыганакларына таянып, композитор Миләүшә Хәйруллина "Дәрдемәнд" операсы проектыннан читләштерелүен Мәскәү консерваториясендә укуы белән дә, ул иҗат иткән "Кави-Сәрвәр" операсына каршы астыртын көрәш, басым баруы белән дә бәйле дип яза. "Кави-Сәрвәр" операсына көйне Миләүшә Хәйруллина язды, ә либретто авторы — Айдар Әхмәдиев. Операны туктату, сәхнәдән алу кампаниясе медиага чыкмады, әмма Азатлык чыганаклары да опера язучы иҗат коллективы өстеннән эләкләр булуын раслый. Ачулы хатлар Татарстан президенты аппаратына да, Татарстан мәдәният министрлыгына да юлланган. "Бизнес Online" язуынча, эләкләүчеләрнең арасында Татарстан халык шагыйре Ренат Харис та бар.
Эләкләр язу аркасында "Кави-Сәрвәр" операсы үзгәрешләр кичергән. Мәсәлән, операда Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир кебек тарихи персонажлар юкка чыккан. Аларның исемнәре алмаштырылган. Иосиф Сталин исеме дә төшеп калган. Операның премьерасында Кави Нәҗмине җәзалаган вакытта аның Сталинга багышлап язылган шигыре яңгыраган, ул да юкка чыккан.
Соңгы тапкыр ул 27 апрель күрсәтелде. "Кави-Сәрвәр" операсының киләчәк язмышы хәл ителмәгән.
Аның премьерасы узган елның 11 февралендә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булды. Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмованың мәхәббәт тарихын тасвирлаган әсәрдә төп рольләрне ирле-хатынлы җырчылар Эльза һәм Артур Исламовлар башкарды. Опера Сталин чорындагы репрессияләр вакытында кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, хыянәтләр, әләкләр аркасында төрмәгә эләгеп җәзалар аша узу һәм тоталитар режим вакытында кешелеклелек сыйфатларын саклап калып буламы, дәүләт системы кеше тормышын ничек газапка әйләндерү хакында тасвирлады.
Ренат Харис "Кави-Сәрвәр" операсының премьерасында булган. Резеда Ахиярова Ренат Харис белән берлектә М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында озак еллар эшли, бергәләп "Сөембикә", "Шагыйрь мәхәббәте", "Алтын Урда" һәм Урыс праваслау чиркәве рухание Никита Бичурин хакында "Ианкиф" операларын иҗат итте.
М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры милли тамашалар куймауда күп тәнкыйтьләнде. Шулай ук театр җитәкчелеген күп тапкырлар театр сәхнәсендә Татарстанда иҗат итүче яшь сәнгать ияләрен чыгыш ясатмауда да гаепләнде. Яшьләр тарафыннан иҗат ителгән "Башмагым", "Кара пулат", "Кави-Сәрвәр" кебек опералар Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсенә кертелмәде. Бу тамашалар төрле сәхнәләрдә куелырга мәҗбүр булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!