Татарстан мөфтияте социаль ипотеканы хәләл дип таныды

Ипотека програмының тормышка ашыруын шәригать фәннәре докторы күзәтәчәк.

Татарстан Диния нәзарәте республикада тормышка ашырылучы социаль ипотека програмын шәригать кануннарына туры килә дип таныды. Бу хакта мөфтият һәм Дәүләт торак фонды хәбәр итә.

Бүген, 29 майда, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан Дәүләт торак фондының башкарма мөдире Марат Зариповка ипотека продуктының шәригать кануннарына туры килүе турында сертификат тапшырган.

Моңа кадәр Татарстанда яшәүчеләр социаль ипотека програмының ислам диненә туры килмәве турында күпләп мөрәҗәгать иткән. Мөселманнар шул сәбәпле аннан баш тартып килгән, чөнки исламда ссуда проценты булган теләсә нинди килешү тыелган, диелә.

Дәүләт торак фонды Татарстан мөфтиятенә шәригать кануннарына туры килгән социаль ипотека шартларын тормышка ашыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Яңа финанс продукты Русия ислам институты каршындагы Русия Ислам икътисады һәм финанслары үзәгендә эшләнгән һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан уңай бәяләнгән.

"Нәзарәт белгечләре тәкъдим ителгән документлар җыелмасын өйрәнде. Нәтиҗәдә Татарстанның Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы ислам хокукы кануннары нигезендә мөселманнар өчен рөхсәт ителгән дип табылды", диелә хәбәрдә.

Татарстанның Дәүләт торак фондында яңа ислам финанс продуктын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итү өчен мөфтият ягыннан тышкы шәригать контролеры итеп шәригать фәннәре докторы, Казан ислам университеты проректоры Рөстәм Нургалиев билгеләнгән.

Бүгенгә Татарстан мөфтияте 11 финанс оешмасы өчен 14 ислам финанс продукты, шул исәптән физик һәм юридик затлар өчен: коммерция ипотекасы, банк картасы, рассрочка, инвестицияләр, лизинг, факторинг һ. б. эшләп раслаган, диелә.

Былтыр Русия Дәүләт думасы дүрт төбәктә — Татарстанга, Башкортстанга, Дагыстанга һәм Чечняга ислам банкингын кертү тәҗрибәсе уздыру турында канун кабул итте. Сынап караулар 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр булачак, аның вакыты озайтылырга да мөмкин.

2023 елда Татарстанда ислам финансларына бәйле килешүләр ике тапкырга артты дип хәбәр ителде.

Шул ук вакытта Татарстанда ислам финанслары белгечләренә кытлык зур булып кала.

Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма ул тормышка ашырылмыйча килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!