1 июльдән Татарстан коммуналь тарифлар уртача 10,8 процентка үсәчәк

Республика халкының 2-3 процентына 15,9 процентка кадәр күбрәк түләргә туры киләчәк.

2024 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгын өлкәсендә тарифлар 10,8 процентка үсәчәк. Бу хакта бүген Татарстан дәүләт тарифлары комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"10,8 процент — ул Татарстан өчен уртача күрсәткеч. Әгәр дә аерым муниципаль районда бу норма билгеләнсә дә, чынлыкта ул тарифлар азрак булырга мөмкин. Без бу чиктән (10,8%) артмыйбыз. Авылда электр, газ, чүп һәм су хезмәте генә бар. Шәһәрдә исә, җиде хезмәт һәм яшәү шартлары да уңайлырак", диде ул.

Шулай ук Хәбибуллин Татарстанда яшәүчеләрнең 2-3 процентына 15,9 процент түләргә туры киләчәк.

— Газ өчен тарифлар уртача 10,2 %ка үсә. Бер куб метры 7,47 сум тәшкил итәчәк.
— Электр энергиясе: шәһәрдә газ плитәле фатирда — 8,7 % (киловатты 5,09 сум), шәһәрдә электр плитәле фатирда — 14,5% (4,10 сум), авылда — 8,8% (3,57 сум) үсәчәк.
— Җылылык уртача 10,8 %ка артыр дип көтелә (Гкалы 2 388,45 сум).
— Канализация 15,7 %ка үсәчәк (куб метры 33,81 сум).
— Эчә торган су — 11,2%ка артачак (39,94 сум).

Узган ел ахырында 2024 елда тарифларның үсүе кулланучылар бәясе индексы һәм уртача хезмәт хакы арту белән бәйле, дип аңлаткан иде Татарстан дәүләт тарифлары комитеты рәисе Александр Груничев.

2023 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр алты процентка артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!