Дондагы Ростов шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторында утыручы алты кеше 16 июньдә ике хезмәткәрне тотык итеп алган. Бу хакта Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең төбәк идарәсе хәбәр итә.
Оешма белдерүенчә, һөҗүмчеләр белән сөйләшүләр бара, вазгыять "контрольдә". Оператив хезмәткәр һәм инспектор-надзиратель тотык итеп тотыла.
ТАСС язуынча, гаепләнүчеләр изоляторның төрле камераларында утырган, ләкин алар арасында элемтә булган. Әлеге эшне тыштан көйләп торганнар дигән версия тикшерелә.
Һөҗүмчеләр СИЗОның эчке ишегалдында тора, аларның кулында пычак, резин таяк һәм янгын балтасы бар диелә.
Агентлык мәгълүматынча, һөҗүмчеләр арасында террорчылык белән бәйле җинаять эшләре фигурантлары бар, алар Русиядә тыелган Ислам дәүләте террорчы оешмасы тарафдарлары.
Русия медиасы хәбәренчә, тотык алучы тоткыннар машина һәм изолятордан чыгып китү мөмкинлеге таләп итә.
Вакыйга урынына куәт һәм хокук яклау оешмалары вәкилләре килгән.
Шәһәр үзәгендә СИЗОга якын урамнарда хәрәкәт чикләнгән.
Соңрак алты тоткынның да үтерлүе, ә тотыкларга зыян килмәве турында хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!