Казан студентлары тулай торактан канунсыз чыгаруга каршы петиция оештырды

Иллюстратив фото

Шулай ук алар үз Telegram каналын булдырган, анда студентларның тулай торак өчен көрәше белән таныштырып торачаклар.

Казан федераль университеты студентлары, БРИКС саммиты узу сәбәпле, тулай торактан канунсыз чыгаруга каршы петиция башлады. Бер көн эчендә анда 250гә якын кеше имзасын калдырган. Петицияне аноним автор ясаган.

Петициядә КФУ җитәкчелегенең студентларны тулай тораклар урнашкан Универсиада авылыннан чыгарулары гаделсез һәм канунсыз дип әйтелә. Бу хакта аерым фәрман булмаса да, студентларга киемнәрен җыеп бүлмәләрне бушатырга кушканнар. Аларга җәен һәм уку елының беренче ике аенда башка урында яшәргә кушканнар, диелә.

— Без саммит (БРИКС) уздыруга каршы түгел, ләкин ни өчен ул шәһәр хакимиятенә түгел, ә университет һәм студентлар җилкәсенә төшәргә тиеш икәнен аңлый алмыйбыз, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Студентлар чарасызлыктан җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итеп эшләячәген әйтә.

— Бу берничә көн зур борчылулар белән узды. КФУ һәм университет тулай торагы хакимияте безне алдады дип уйлыйбыз. Без наданлыкта яшәргә әзер түгел. Без моңа каршы җәмәгать кампаниясен башлыйбыз, — дип әйтелә мөрәҗәгатьтә.

Хәзер протест белдерүчеләр үз Telegram каналын булдырган. Анда студентларның тулай торак өчен көрәше белән таныштырып торачаклар.

Октябрь аенда узачак БРИКС җыенын оештыруда университет корылмалары да җәлеп ителәчәк диелде. Май ахырында КФУ хакимияте студентларны тулай торактан чыгарып торачакларын раслаган иде. Быел уку елы 1 ноябрьдә генә башланыр дип көтелә. Саммитка кадәр тулай торакларда ремонт эшләнәчәк диелде.

"Татарстан студентлар лигасы" әлегә студентларның хокукы бозылуы турында берни шәрехләмәде.

  • БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.
  • 2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.
  • БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.