Башкортстан мөфтияте мәхкәмәдә хезмәт низагларында тагын оттырган

Иллюстратив фото

Бу Башкортстан Диния нәзарәтен хезмәт хакы түләмәү белән бәйле беренче генә мәхкәмәгә бирүләре түгел.

Башкортстан Диния нәзарәте хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләмәү һәм эштән алу мәсьәләсе нигезендә мәхкәмә утырышлары дәвам итә. Бу юлы Уфа районы мәхкәмәсе мөфтият идарәсенең элекке җитәкчесе 44 яшьлек Алмаз Абдуллинны эшкә кайтару турында карар кабул итте.

"Мәхкәмә Абдуллины эшкә кайтарды, мәхкәмә карары шундук үтәлергә тиеш", дип белдергән Абдуллинның юристы Артур Байгазаков "Коммерсантъ"ка.

Мәхкәмә карарына ярашлы, Абдуллинга 298 мең сум компенсация түләү каралган. Ул 1 апрельдән 19 июньгә кадәр прогуллар ясарга мәҗбүр булган, диелә.

Алмаз Абдуллин 2020 елның сентябрендә эшкә урнашкан, ләкин хезмәт хакы алмаган. 2024 елның мартында Уфа район мәхкәмәсе Башкортстан мөфтиятеннән 3,5 млн сум түләргә мәҗбүр итте. Бу суммага түләнмәгән хезмәт хакы һәм тоткарлау өчен процентлар керә. Бер айдан соң Абдуллин "Госуслуги" хезмәте аша үзенең эштән алынуы турында белде. Бу штатны кыскартулары белән бәйле дип аңлатылды.

Быелның май аенда Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте тагын бер элекке хезмәткәренә 1,1 млн сум хезмәт хакын түләттерәчәкләр, диелде.

  • Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтен хезмәт хакы түләмәү һәм хезмәткәрләрне эштән алу белән мәхкәмә утырышлары 2023 елда башланды.
  • Былтыр август уртасында Башкортстан диния нәзарәтендә эшләүчеләр - Марат Якупов, Зимфир Габдракипов һәм аноним булып калырга теләгән тагын бер хезмәткәр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланган иде.
  • Ул чакта Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөфтиятнең хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы бурычлары юк дип белдерде. Ул Якупов белән Габдракиповны "үз эшенә намуссыз карады" дип әйтте.
  • Габдракиповның дәгъвасына фикер белдереп, мөфти үзенең дә Башкортстан диния нәзарәтендә эшләгән өчен акча алмавын әйткән иде. "Мин дә хезмәт хакы алмыйм, хәйрия өчен эшләгән кебек эшлим. Әгәр кешенең акчасы булмаса, ул анда эшләмәс иде. Безнең оешма сәүдәгә корылмаган, иҗтимагый", диде ул.
  • 2023 елның октябрендә Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе Земфир Габдракиповның дәгъвасын канәгатьләндереп, аңа 2,1 млн сумлык хезмәт хакы бурычын түләттерү карары чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!