Искешәһәрдә татарлар җыелып Айзирәк Гәрәева-Акчураның "Агай" хикәясен укыды

22 июнь, шимбә көнне Төркиянең ике шәһәрендә – Истанбул һәм Искешәһәрдә – Төркия татарларын өйрәнүче язучы Айзирәк Гәрәева-Акчураның "Агай" хикәясен укыдылар.

Айзирәк Гәрәева-Акчураның Татарстан китап нәшриятында бастырылган "Ипекәй" китабындагы хикәяләрдә татар мөһаҗирлеге тарихыннан төрле күренешләр сурәтләнә. Җыентыктагы "Агай" әсәре дә Төркиягә китерелгән татар әсирләре язмышына нигезләнгән. Кайбер исемнәр алыштырылса да, каһарманнар арасыннан мөһаҗирлектәге тарихи шәхесләрне, мәсәлән, Гаяз Исхаки чалымнарын чамаларга була.

Истанбул китап клубы укучылары әлеге әсәрне Искешәһәр татарларына теләктәшлек йөзеннән сайлады. Ике елга якын шимбә саен уза торган китап клубы җыелышлары өчен әсәр гадәттә алдан сайлап куела, текст чират буенча кычкырып укыла, укучылар соңыннан китап хакында фикер алыша. Оештыручылар очрашуларга авторларны да чакыра (мәсәлән, алдагы очрашуларда язучылар Рөстәм Зарипов, Айгөл Әхмәтгалиева да катнашты), укучылар китап авторларына үз тәэсирләрен җиткерә. Айзирәк Гәрәева-Акчура китабының бүләк нөсхәсе Истанбул клубын оештыручыларга Искешәһәрдәге авыл сабантуенда бүләк ителде.

Искешәһәрдә узган чарага күптән түгел узган сабантуй кунакларыннан тыш, кайчандыр бирегә күченеп килгән татарларның хәзерге буын вәкилләре дә җыелды. Китапны Казан татарлары мәдәнияте үзәгенә җыелып укыдылар.

Әсәрдә кайбер каһарманнарның гына түгел авылларның да исемнәре үзгәртелгән булуга карамастан, Госмания (Корыһөек) авылында туган татарлар кайбер вакыйгаларны, шәхесләрне танып алып, балачак хатирәләрен бүлеште, китаптагы вакыйгаларны искә алды. Күпләр, кирил имласен танымаганга, укучыларны тыңлап утыру белән чикләнде, әмма бик зур игътибар белән, тәэсирләнеп тыңлады.

Автор үзе, башкаларга кушылып уку белән бергә, китап өчен материалларны туплау тарихы, әсәрнең күпме өлешен тарихи вакыйгалар, ә күпмесен язучы иҗаты алып торуы турында сөйләде, авылдашларның сорауларына җавап бирде.

Очрашу азагында Айзирәк Гәрәева-Акчура татар йорт-музее мөдире, Искешәһәр татарлары башлыгы Ведат Догуга үзенең китабын тапшырды. Ведат әфәнде үз чиратында әлеге китапны төрекчәгә тәрҗемә итәргә тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!