Башкортстанда бәхәсләр уяткан Евразия музееның визит үзәге ачылган

Иллюстратив фото

6 июльдә Башкортстанның Чишмә районында Күчмә цивилизациянең Еврпазия музееның визит үзәге ачылды. Тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Татарстанннан — Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашкан.

Ачылышта Радий Хәбиров башкорт милләте күчмә цивилизациясе нәтиҗәсендә оешкан дип белдерде.

— Урта гасырдагы Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләре борыңгы цивилизацияләрнең бер үзәге булган. Монда Идел буе Болгарыннан Урта Азиягә һәм Себергә сәүдә юллары узган. Чикесез киңлекләрдә йөреп күчмә халыклар кабиләләрне һәм җирләрне берләштерүдә, башкорт милләтен оештыруда тарихи максат үтәгән, — диде ул.

Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы Евразия музеенда "башкорт, татар, якут яки казакъ турында сүз бармый, сүз күчмә цивилизация турында бара", дип өстәгән.

Хәбиров музейның беренче экспонатлары булып Остромиров Евангелиясенең күчермәсе һәм Госман Коръәне булачак дигән. Бу — Ташкентта сакланган бердән-бер алтын Коръән нөсхәсе санала.

Евразия музее визит үзәгендә башкорт халкына багышланган экспозицияләр күп диелә. Аерым алганда Ибн Фадланның кулъязмаларында телгә алынган башкорт турында истәлекләр, Мәхмүд Кашгарыйның XI гасырда башкорт халкы күрсәтелгән харита тәкъдим ителгән.

Музей XIV–XV гасырга караган Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләр янында урнашкан. Бу биләмәләрдә Башкорт аты һәм ерткыч кошлар үзәге һәм шифаханә төзергә җыеналар.

  • 2023 елның октябрендә Казан тарихчыларына Уфадагы "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы"дигән конференциягә килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды. "Анда Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дип белдергән иде Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты.
  • Хәзер Башкортстан җирлегендә Алтын Урда чорына бәйле берничә төрбә сакланган. Алар арасында Торахан, Хөсәен бәк төрбәләре бар. Аларны еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар. 2016 елда Чишмә районында Хөсәен бәк сөякләре үз төрбәсенә кайтарылды.
  • Былтыр Уфага җавап буларак Татарстан фәннәр академиясе Евразия даласы халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү халыкара үзәген төзеячәген белдергән иде.
  • Башкортстан белән Татарстан тарихчылары арасында каршылыклар күп, милләт, сан, тарих өчен тарткалашу бар. Татар авылына башкортлар нигез салган диелә. Ягъни, башкорт ягын алга сөрү бар. Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов "татар белән башкорт сугышырга тиеш түгел. Без бер-беребезенең тарихын өйрәнүдә ярдәмләшергә тиеш", дигән иде.
  • 2020 ел азагында Казанда башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче "Уфа өязе татарлары" хезмәте дөнья күрде. Китапта Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве язылган. Хезмәттә фискаль хисапның 1-4нче ревизия белешмләләре китерелә. Башкорт галимнәре исә соңрак чыккан 5, 6, 9нчы ревизиягә таянып, аларны башкорт дип саный.

🛑Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!